tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада гүзәллек бәйгесе узачак
Уфада гүзәллек бәйгесе узачак

Уфада гүзәллек бәйгесе узачак

“Берлек”  төбәк татар иҗтимагый мәдәни-агарту оешмасы Башкортстан республикасында “Татар кызы -2015” матурлык бәйгесе үткәрә.

«Татар кызы 2015» бәйгесе  лидерлык сыйфатына ия булган, үз-үзен үстерергә теләгән талантлы татар кызларын ачыклау, тормышка карашны формалаштыру өчен буыннар чылбырын булдыру; яшьләрне спортка, гаилә традицияләренә, рухи кыйммәтләргә һәм татар халкының мирасына җәлеп итү, милли-мәдәни хәзинәләребезнең кыйммәтен үстерү бурычларын күздә тотып оештырыла.

Чара 2015 елның 18 апрелендә  Уфа “Нур” татар дәүләт театрында үтәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*