tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайга Һәйкәл ачылды
Уфада татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайга Һәйкәл ачылды

Уфада татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайга Һәйкәл ачылды

Бүген Башкортстанда Татарстан көннәре дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, ул  17-18 нче апрельдә күп төрле чаралар белән уза. Һәм шундый тарихи тантаналарның берсе тарихка кереп калачак. Бүген, 18 нче апрельдә, иртәдән үк Уфа шәһәрендә халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды.

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Башкортстан Республикасы башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Башкортстан һәм Татарстан язучылары, зыялылар катнашты. Тукайга һәйкәл ачылганда, мәйданга җыелган халык шатлыктан күз яшьләрен дә тыя алмады, дип хәбәр итә бүгенге вакыйганың шаһиты булган милләттәшләребез.

Тукай һәйкәле  “Нур” Уфа дәүләт татар театры бинасы каршындагы мәйданда урын алды. Әлеге проект буенча конкурс Башкортстанда узган ел игълан ителгән иде. Сынчылар 6 төрле монумент тәкъдим итә.

Шагыйрьнең сыны бакырдан Мәскәүдә коелган. Биеклеге 8 метр. Авторлары – Уфа скульпторы Владимир Дворник һәм билгеле архитектор Леонид Дубинский. Бу – Габдулла Тукайга Уфада куелган беренче һәйкәл. Шагыйрь биредә 1912 елда яшәгән.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*