tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкә Хөкүмәт йортында очрашу узды
Зиннуров Вилдан
Зиннуров Вилдан

Ульяновск өлкә Хөкүмәт йортында очрашу узды

Бүген, 27 июль көнне, Ульяновск өлкәсе хөкүмәте рәисенең Беренче урынбасары, милләттәшебез  Вилдан Хәниф  улы  Зиннуров “Халкым минем” Бөтенроссия газетасы өчен әңгәмә бирде. Ул бу өлкәдә яшәүче татарлар тормышы турында сөйләде. Ульяновск өлкәсе татар милли мәдәни автономиясе эшенә дә югары бәя бирде. Бөтендөнья татар конгрессына да рәхмәтен җиткерде. Әлеге очрашуда Ульяновск өлкәсе татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгълүмати аналитика Идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи катнашты. Әлеге  әңгәмәне сез газетаның август санында укый аласыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*