enrutat
Баш бит / Ульяновск өлкәcенең татар язучылары берләшмәсе рәисе Равил Шәфигуллинның чираттагы китабы дөнья күрде
Ульяновск өлкәcенең татар язучылары берләшмәсе рәисе Равил Шәфигуллинның чираттагы китабы дөнья күрде

Ульяновск өлкәcенең татар язучылары берләшмәсе рәисе Равил Шәфигуллинның чираттагы китабы дөнья күрде

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Ульяновск өлкәcенең татар язучылары берләшмәсе рәисе Равил Шәфигуллинның чираттагы алтынчы китабы — «Илаhи көч» дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең Г.Кандалый исемендәге әдәби премиясе лауреаты, «Өмет» газетасы редакциясенең С.Урайский исемендәге әдәби бүләге иясе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, төбәгебезнең татар язучылары берләшмәсе җитәкчесе Равил Хасият улы Шәфигуллин – милләт җанлы, иманлы, гомере буе Раббыбызны олуглап hәм халкыбызны данлап яшәүче әдип.

Равил Хасият улы — газиз әтисен яу кырында мәңгелеккә югалткан сугыш чоры баласы. Ул кече яшьтән үк авыр хезмәт белән чыныгып, әнисе hәм әбисеннән төпле дини, әхлакый тәрбия алып үсә. Хәзер инде куе томаннар артында калган яшьлек елларында язмыш җилләре аны ерак Сахалин якларына илтеп ташлый. Чит җирләрдә ул кендек каны тамган туфракны, яшьтәшләре белән бергә тәгәрәп уйнап үскән хәтфә болыннарны, сыер җигеп утынга йөргән куе карурманны, биек манарасыннан биш вакыт намазга чакырып моңлы азан тавышы яңгыраган авыл мәчетен hәм данлыклы ишан хәзрәтләре дәфен кылынган изге зиратны әйтеп бетергесез дәрәҗәдә сагынып, юксынып яши. Менә шушы өзелеп сагыну хисе аны шигырьләрдә тасвирланган, җырларда җырланган Парауына, күңеленә бик тә хуш килгән Мәләкәс каласына кире алып кайта да инде.

Бар нәрсәдән дә якын, кадерле булган туган ягын ярату, Аллаhы Тәгаләнең биргәненә шөкрана кылу hәм чиксез рәхмәтле булу, Аның барлыгына hәм берлегенә инану, әнисе белән әбисен, авылдашларын олылау хис-тойгысы Равил аганың иҗатында киң чагылыш таба. Ул яшәү мәгънәсе хакында тирәнтен уйланып, без – адәм балаларының бу дөньяда фәкать кунакта гына булуыбыз турында исебезгә төшерә hәм кешелеклелек сыйфатларын саклап, мөмкин кадәр күбрәк игелекле эш-гамәлләр кылып яшәргә өнди. Yзе йомшак, кече күңелле булганга, ул шушы күркәм сыйфатларны башкаларда да күрергә өметләнә. Бу дөньяга нигә килдем икән, дип уйлана каләм иясе hәм кешеләрдән яхшылык көтүе турында белдерә. Авыр булды динсез яшәү, дип  авылларыбыз, җәмгыятебез имансызлыкка hәм гөнаhка чумган дәhрилек заманнарын янә күз алдыннан кичерә. Милләт җанлы әдип халкыбызның шанлы вә данлы тарих сәхифәләрен дә оста барлый. Чал тарихлы Шәhри Болгар белән Биләр каласына соклана, ә «Хуҗалар тавы» hәм «Кызлар тавы»нда корбан булучыларга изге догаларын юллый.

Равил аганың ифрат та бай эчтәлекле китабында урын алган иҗат җимешләрендә мәңгелек — бакый дөнья, беркем дә качып котыла алмый торган үлем ачысы, шулай ук җәннәт hәм тәмуг, фәрештә hәм гөнаh төшенчәләре турында тирәнтен уйлануы сизелә. Бар hәм Бер булган Раббыбыз — Аллаhы Тәгалә белеп кылган hәм белми кылган гөнаhларыбызны кичерер hәм җәннәтләрен насыйп итәр әле, дип өметләнә каләм остасы.

Озак еллар дәвамында милләтебезгә тугрылыклы хезмәт итеп, сокланырлык, күпләргә үрнәк булырлык тормыш юлы үткән Равил абыйның бу китабы халкыбызның иманын ныгытуга, яшь буынга рухи-әхлакый hәм дини тәрбия бирүгә зур өлеш кертер дип ышанасы килә.

Исхак Хәлимов

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*