enrutat
Баш бит / Ульяновск татарлары Акчуриннар гаиләсе мирасы юкка чыга баруына борчу белдерде
Ульяновск татарлары Акчуриннар гаиләсе мирасы юкка чыга баруына борчу белдерде

Ульяновск татарлары Акчуриннар гаиләсе мирасы юкка чыга баруына борчу белдерде

Ульяновск өлкәсе Барыш районы Зөябаш (Старотимошкино) авылында фабрикант һәм меценат Акчуриннар нәселеннән калган борынгы йортларга юкка чыгу куркынычы яный. “Кичә төнлә тагын аянычлы хәл булды – агач йортларның берсе янып көл булды”, — дип хәбәр итте “Татар-информ”га авыл мәктәбендә тарих фәнен укытучы Тимур Сорокин.

24 яшьлек татар егете Тимур Сорокинның Зөябашта Акчуриннар нәселе мемориаль музеен оештырырга хыяллануы, борынгы йортлар юкка чыга дип, чаң сугуы турында “Татар-информ”да язган идек. Музей булырдай йортлар искереп җимерелә, шуңа өстәп, аларны Акчуриннар хәзинәсен эзләүчеләр дә качып кына сүтә. Шушы сүзләргә дәлил итеп, җәмәгатьчелек тарихи хәтер өчен чираттагы фаҗига турында ишетте.

Янган бина – сәүдәгәр Тимербулат Акчуринның кияве – Хәсән Батыр-Гәрәй улы сәет Шакуловның йорты. Соңгы елларда ул ташландык хәлдә торган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, янгын чыгуы турында 18 сентябрьдә 22.26 сәгатьтә шалтыратып әйткәннәр. Янгын мәйданы 800 квадрат метрны тәшкил итә.

Өлкәнең мәдәни мирас объектларын саклау идарәсе башлыгы вазифасын башкаручы Евгений Сизоненко социаль челтәрдә бу бина мәдәни мирас объекты булып тормый дип язган. Аны, дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасыннан соң, 2017 елда мәдәни мирас объектлары реестрыннан чыгарганнар.

“Үзенең тарихы, архитектурасы белән мәдәни мирас объекты булырга лаеклы, бизәкләп ясалган бик матур агач йорт иде. Мәдәни мирасны сакларга кирәк дип күпме сөйлибез, аның каравы, тагын бер һәйкәлне югалттык”, — дип искәртте “Татар-информ”га Ульяновск дәүләт университетында эшләүче тарих фәннәре кандидаты Римма Вильданова. Ул күптән түгел Ульяновск шәһәрендәге Татар бистәсе тарихына багышланган китап чыгарды. Галимә Акчуриннар нәселе һәм йортларының тарихы белән яхшы таныш.

Зөябаш авылының тарихы XIX гасыр уртасы – XX гасыр башында сукна фабрикаларын тоткан Акчуриннар гаиләсе белән тыгыз бәйләнгән. Революциядән соң аларның йортлары, фабрикалары тартып алына. Хәзер дә авылда берничә йорт сакланып калган, аларның кайберләре ташландык хәлдә, кайберләре коммуналь фатирлар итеп үзгәртелгән.

Хәсән сәет Шакулов 1894 елдан Акчуриннарның мануфактура иптәшлеге башлыгы булып торган. Хәсән яшәгән йортка һәм фабриканың конторына 1898 елда беренче тапкыр телефон кертелгән. Шакулов йорты янында гына җиде мәчетнең берсе — “Шакулов” мәчете салынган. Шакуловның ике катлы йорты авылның иң биек урынында төзелгән. Аның фундаменты кызыл кирпечтән, ә бүрәнәләре, ишек-тәрәзәләре имәннән булган. Ишек, тәрәзә тоткалары бронзадан ясалган. Үз вакытында тәрәзәләрдә француз пыяласы торган. Бүгенге көнгә кадәр йортта фарфор мич, калын стеналы склад бүлмәсе сакланып калган булган. Совет чорында бу йортта мәктәп урнашкан.

Лилия Гаделшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*