tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда милли-этно проектлар акселераторы оештырыла
Татарстанда милли-этно проектлар акселераторы оештырыла

Татарстанда милли-этно проектлар акселераторы оештырыла

Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов Татарстанда милли-этно проектлар акселераторы оештырылуын әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ”да үткән Vl Төрки яшьләр фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.

“Яңа проект – милли һәм заманча акселератор. Төп максаты – милли-этно проектлар идеясе йөртә торган яшьләр өчен платформа булдыру. Декабрь башында сессиясе булачак. Тиздән гариза бирү кампаниясе башланачак. Кемнең шул юнәлештә идеясе, проекты бар, инкубатор-акселераторга килә ала”, – диде Тимур Сөләйманов.

Тимур Сөләйманов милли-этно проектлар акселераторының “Идель” яшьләр үзәге, Татарстан халыклары Ассамблеясы, “Сәләт” яшьләр оешмасы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән бергә эшләнүен әйтте. Акселераторның сайты октябрь башында ачылачак.

“Акселераторның кульминацион ноктасы презентация көне булачак. Презентациягә без шундый проектлар белән кызыксынган кешеләрне чакырачакбыз. Акчалата премия һәм грантлар да каралган”, – дип искәртте Тимур Сөләйманов.

Акселераторда татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә катнаша алачак.

“Милли проектлар көчле булсын өчен, алар яшьләргә кирәкле һәм актуаль булырга тиеш. Милли һәм заманча, кызыклы проектларга яшьләр дә тартылачак”, – диде Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары.

Айгөл Шәйхлисламова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*