tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театрының репертуарыннан төшерелгән иң яхшы спектакльләрне күрсәтәчәкләр
Камал театрының репертуарыннан төшерелгән иң яхшы спектакльләрне күрсәтәчәкләр

Камал театрының репертуарыннан төшерелгән иң яхшы спектакльләрне күрсәтәчәкләр

Казанда “Татаркино” һәм Камал театры яңа “Кино+Театр” проектын башлап җибәрә. Театрның репертуарыннан төшерелгән иң яхшы спектакльләрне “Мир” кинотеатрының зур экранында күреп булачак.

Спектакльләрне һәр якшәмбе берничә ай дәвамында күрсәтүе көтелә. Моннан тыш, Камал театры актерлары белән очрашулар планлаштырылган.

Проект 6 октябрьдә танылган режиссер Марсель Сәлимҗановның Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәре буенча куелган шул исемдәге спектакле белән ачыла.

Хәзерге вакытта татар телендә рус субтитрлары белән бара торган сигез спектакль трансляцияләргә әзер, диде «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова.

«Хәзер без яңа дәрәҗәгә чыгабыз — киң экранда 200 ләп тамашачыны сыйдыра ала торган кинотеатрда даими рәвештә спектакльләр күрсәтеләчәк. Мондый проектлар тамашачылар өчен бик мөһим, чөнки архив спектакльләрен карау мөмкинлеге бар. Ә репертуардан төшерелгән спектакльләргә ихтыяҗ, чыннан да, бик зур», — диде Г.Камал имендәге театр директоры Илфир Якупов.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*