tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида 50-60 ел бергә торган үрнәк татар гаиләләрен бүләкләгәннәр
Ульяновскида 50-60 ел бергә торган үрнәк татар гаиләләрен бүләкләгәннәр

Ульяновскида 50-60 ел бергә торган үрнәк татар гаиләләрен бүләкләгәннәр

Татар гаиләләрен барлаганда, алар арасында катнаш никах һәм аерылышучыларның булмавы, гаиләнең килен-кияү белән дус мөнәсәбәттә булулары исәпкә алынган.

Ульяновск өлкәсендә бишенче тапкыр узган «Үрнәк татар гаиләсе-2020» конкурсына йомгак ясалган. Бәйгедә 50-60 ел бергә торган татар гаиләләре катнашкан. Аны өлкәнең «Өмет» газетасы һәм Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фондының Ульяновск бүлекчәсе уздырган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин сөйләде.

«Узган елларда бу бәйгедә 5-6 гаилә катнашкан булса, быел аларның саны кырыктан артып китте. Алар арасында гади колхозчылар, күп балалы гаиләләр бар. Ир белән хатынның 50-60 ел яшәве генә түгел, аларның бер урында озаклап эшләве, хезмәт стажы, бала-оныкларының исәбе, катнаш никахлар, аерылышуларның булмавы, килен-кияүләр белән дустанә яшәүләренә дә игътибар ителде», — диде ул.

Рәмис Сафин үзенчәлекле язмышлы гаиләләр белән очрашырга туры килгәнен әйтте. «Иске Кулатка районы Кирюшкино авылыннан Мәрьям һәм Зөфәр Нарбиковлар 60 ел гомер итеп, биш бала үстергән, бүген аларның унбер оныгы һәм унҗиде оныкчыгы бар. Бәйрәмгә Мәрьям апа кияүгә чыкканда бирнәгә дип чиккән сөлгесен, ашъяулыкларын, яшьлектә Зөфәр абый язган шигъри хатларын да алып килгән иде», — ди ул.

Фазылҗан абый белән Гөлбистан апа моннан 55 ел элек Ульяновскида таныша, шунда кавышалар да. «Бүген өч балаларының сигез оныклары белән яшибез. 55 ел эчендә савыт-саба шалтыраса да, ватылмады. Барын да игътибарга алмаска, юл бирергә, гафу итәргә, бер-береңә колак салу мөһим», — дип киңәш биргән алар яшьләргә.

Бәйгедә җиңеп чыккан һәр юбиляр гаилә Ульяновск өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясенең «Үрнәк татар гаиләсе алтын китабы» җыентыгына кертелгән. «Очрашу истәлеге буларак сертификат, кубок һәм Дипломнар тапшырылды», — диде Рәмис Сафин.

1. «60 ел 60 көн кебек кенә» номинациясендә Җәмил белән Миңнегөл Богдановлар, 60 ел

2. «Ярты гасыр без бергә!» номинациясендә Нургали белән Розалия Минкиннар, 50 ел

3. «Йөрәк сере» номинациясендә Заһит белән Әдия Латыповлар, 60 ел

4. «Хыялларны канат итеп» номинациясендә Тәлгать белән Дания Сафиулловлар, 65 ел

5. «Картаямыни соң йөрәк?!» номинациясендә Зөфәр белән Мәрьям Нарбиковлар, 60 ел

6. «Бездән әле яшьлек узмаган» номинациясендә Фазылҗан белән Гөлбистан Азизовлар, 55 ел

7. «Саф хисләр» номинациясендә Рәхим белән Рабия Зибировлар, 50 ел

8. «Язмышлар язылганда» номинациясендә Заһид белән Минслу Рахматуллиннар

9. «Язмышларны салып иңнәргә» номинациясендә Илгиз – Зәйтүнә Хисамовлар җиңгән.

fnkat.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*