tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Зифа Кадыйрова әсәре буенча төшерелгән «Сөмбел» фильмының премьерасы булачак
Казанда Зифа Кадыйрова әсәре буенча төшерелгән «Сөмбел» фильмының премьерасы булачак

Казанда Зифа Кадыйрова әсәре буенча төшерелгән «Сөмбел» фильмының премьерасы булачак

Казанда үзбәк киносы көннәре кысаларында 5 декабрьдә «Мир» кинотеатрында Татарстан һәм Үзбәкстан кинематографистлары Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың — мин булмам» әсәре буенча төшергән «Сөмбел» фильмының премьерасы була.

18:00 сәгатьтә башланачак чарада Үзбәкстаннан килгән кунаклар — фильмның продюсеры Улугбәк Абдуллаев һәм картинаның төп героинясы Сабина Асанова да катнашыр дип көтелә. Картина сюжеты буенча Сөмбел һәм Булат бер-берсенә гашыйк була, аларның баласы туа. Әмма Булат аларның хисләренә хыянәт итә. Сөмбел аны гафу итә алмый һәм нәни улын алып, Бохарага туганнары янына китә.

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*