tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида Рамис Садиевның игелекле эшләрен онытмыйлар
Ульяновскида Рамис Садиевның игелекле эшләрен онытмыйлар

Ульяновскида Рамис Садиевның игелекле эшләрен онытмыйлар

Ульяновск өлкәсенең грек-рим көрәше буенча федерациясе җитәкчесе, балалар һәм үсмерләр спорты үсешенә зур өлеш керткән күренекле меценат Рамис Сәет улы Садиевның безнең арабыздан китүенә быел сигез ел була. Вафатыннан соң шактый вакыт үтсә дә, якыннары һәм дуслары аны онытмыйлар, хәтерләрендә саклыйлар. Мәрхүм кардәшебезнең якты истәлегенә багышлап ел саен корбан мәҗлесе һәм көрәш буенча төбәкара турнир уздыру күркәм традициягә әверелде.

Менә быел да шәһәребезнең “Корона” ресторанында оештырылган корбан мәҗлесенә өч дистәдән артык милләттәшебез – Рамис Садиевның туганнары һәм дуслары, шулай ук татар-мөселман җәмәгатьчелеге вәкилләре җыелган иде. Ульяновскиның Дзержинский урамындагы 2 нче Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рәсүл хәзрәт Фаткуллов Коръәни-Кәримнән аять-сүрәләр укыды һәм Рамис Сәет улының, барча әрвахларның да рухлары шат булуын теләп дога кылдырды. Ул фани дөньяда яшәгән вакытта эш-гамәлләрне кешегә күрсәтү өчен түгел, ә Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү ниятендә чын ихласлык белән башкару кирәклеге хакында тирән эчтәлекле вәгазь дә сөйләде.

Мәрхүм Рамис кардәшебез юмарт, киң күңелле кеше буларак мохтаҗларга ярдәм кулы суза иде, динебез үсешенә дә зур өлеш кертте, диде Рәсүл хәзрәт. Шулай ук Равил хәзрәт белән Иршат ага да Коръән сүрәләре яңгыраттылар. Ә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин һәр елны күренекле спортчы истәлегенә багышлап корбан ашы һәм турнир оештыручыларга рәхмәт сүзләрен ирештерде. Ул меценат Рамис Садиев истәлегенә үткәрелгән күркәм чаралар – корбан ашлары һәм төбәкара турнирлар турында видеофильм да әзерләп килгән иде. Милләт җанлы Рамис дустыбызга бәйле хатирәләр безнең күңелләрдә яши, чөнки ул үзеннән соң якты эз, игелекле эшләр калдырып китте, диде автономия җитәкчесе. Ульяновск шәһәр Думасы депутаты, татар автономиясенең Тимерьюл район советы җитәкчесе Рамил Абитов исә истәлекләре белән уртаклашты. Рамис дустыбыз бик күп күпләргә үрнәк булырлык кеше иде, ул ярдәм сорап килүчеләрне беркайчан да кире борып чыгармады, безнең районда Сабан туен оештырырга да ел саен булышты, диде Рамил Заһит улы.

Ә Рамис Сәет улының газиз әнисе Рауза апа Садиева мәҗлесне уздыруда ярдәм итүчеләргә олы рәхмәтләрен җиткерергә ашыкты. Улыбызның якын, тугрылыклы, ышанычлы дуслары бүген дә әле көн саен телефоннан хәл-әхвәлебезне белешеп торалар, күңелебезне күтәрәләр, һәрьяклап булышалар, барысына да зур рәхмәт, диде Рауза апа.

Мәҗлестә катнашучылар күмәкләшеп тәкбир әйткәннән соң, корбан шулпасы һәм милли ризыклар белән тәгамләнделәр. Безнең арабыздан киткән якыннарыбыз, әти-әниләребез, барча мөселман кардәшләребез бары тик догага гына мохтаҗ, шуңа да әрвахларыбызны догаларыбыз белән шатландырып яшик, диде Рәсүл хәзрәт.

И.Хасибов

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*