tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уңган-булган кукмаралылар осталыгын күрсәтте
Уңган-булган кукмаралылар осталыгын күрсәтте

Уңган-булган кукмаралылар осталыгын күрсәтте

“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре Зур Сәрдек авылы мәдәният йортында һөнәрчелек осталыгы серләре белән танышты. Искәртеп узабыз, бүген Кукмара районына Татарстаннның төрле районнарыннан һәм Россия төбәкләреннән 100гә якын делегат килеп төште. “Оста кулда һөнәр бар” күчмә утырышы кысаларында ханымнар Кукмара районы балалар бакчалары, мәктәпләрендәге һөнәргә өйрәтү проектлары белән танышты.

Соңыннан Кукмара районына сәфәргә нәтиҗә ясап, пленар утырыш узды. Утырышны “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының рәисе Кадрия Идрисова алып барды. Район башлыгы Сергей Димитриев районның икьтисади, социаль усеше белән таныштырды.

Районның “Ак калфак” оешмаы җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина үз чыгышында Ак калфаклыларның район күләмендә эшләгән эшләре турында хәбәр итте. Зөмәрә Җиһаншинага хезмәтләре өчен районның медале тапшырылды. Актив ханымнарга район башлыгының рәхмэт хатлары бирелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*