tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Алтай краеның Сабан туе узачак мәйданы белән танышты
Васил Шәйхразиев Алтай краеның Сабан туе узачак мәйданы белән танышты

Васил Шәйхразиев Алтай краеның Сабан туе узачак мәйданы белән танышты

Бүген Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының “Милли шура” рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Алтай краена килде.

Васил Шәйхразиевның көн тәртибе Алтай краеның Хөкүмәт рәисе урынбасары  Виталий Снесарь белән очрашудан башланды. Соңрак Милли шура рәисе “Бирюзовая Катунь” махсус икътисади зонасының туристик үзәгендә Сабантуй узачак мәйдан белән танышырга килде. Васил Шәйхразиевны әлеге территория белән  Алтай краеның татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Әминов, “Бирюзовая Катунь” махсус икътисади зонасынның туристик үзәге директоры Виктор Коршунов, Алтай краеның тышкы элемтәләр, туризм һәм курорт идарәсе җитәкчесенең урынбасары Максим Татаркин таныштырдылар.

Исегезгә төшерәбез Алтай краеның Алтай районы “Бирюзовая Катунь” махсус икътисади зонасында 17 июньдә Сабантуй узачак. Бәйрәмдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы да көтелә. Сабантуйның мәдәни программасында Зәй районыннан 150 кешелек делегация, шулай ук Мәдәният министрлыгы тарафыннан җибәрелгән иҗат коллективлары катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*