tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Бөтенроссия авыл Сабан туен оештыручыларга Конгрессның Рәхмәт хатларын тапшырды
Васил Шәйхразиев Бөтенроссия авыл Сабан туен оештыручыларга Конгрессның Рәхмәт хатларын тапшырды

Васил Шәйхразиев Бөтенроссия авыл Сабан туен оештыручыларга Конгрессның Рәхмәт хатларын тапшырды

Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Самараның Камышлы җирендә булып кайтты. Күптән түгел биредә шаулап-гөрләп илкүләм дәрәҗәдә татар авыллары Сабан туе үтте.  Камышлы районында узган милли бәйрәм юбилейлы – 10 тапкыр оештырылды. Бирегә Россиянең 24 төбәгеннән кунаклар җыелган иде. Бәйрәм иң югары дәрәҗәдә узды.

Васил Шәйхразиев Сабан туен оештыруда актив катнашкан милләттәшләребезгә Конгрессның Рәхмәт хатларын тапшырды, Чарада Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, Самара өлкәсе “Дуслык” оешмасы Президенты Фәхретдин Канюкаев катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*