tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскта Шәүкәт хәзрәт Гыйматдинов истәлегенә мәрмәр такта куелды
Ульяновскта Шәүкәт хәзрәт Гыйматдинов истәлегенә мәрмәр такта куелды

Ульяновскта Шәүкәт хәзрәт Гыйматдинов истәлегенә мәрмәр такта куелды

Ульяновск шәһәренең 1915 нче елда төзелгән мәчет бинасында анын мәрхүм булган имамы Шәүкәт хәзрәт Гыйматдинов истәлегенә мәрмәр такта ачылды. Шәүкәт ага моннан берничә ел элек әлеге мәчетне мөселманнарга кайтару һәм төзекләндерү буенча әйтеп бетергесез зур хезмәт куйды.

Бүген аның улы Әскать хәзрәт Мәскәү шәһәре мәчетендә имам булып хезмәт итә. Истәлек тактасын ачу тананасына ул да кайткан иде. Ул чыгыш ясап балачак истәлекләре, әтисе турындагы хатирәләре белән уртаклашты.

Рәмис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*