tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев: Телсез кеше була ала, ләкин милләт телсез була алмый
Васил Шәйхразиев: Телсез кеше була ала, ләкин милләт телсез була алмый

Васил Шәйхразиев: Телсез кеше була ала, ләкин милләт телсез була алмый

Телсез кеше була ала, ләкин милләт телсез була алмый. ТР Премьер-министры урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев татар теленнән VII халыкара олимпиада һәм “Илһам” бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар бәйгесендә катнашучыларга шулай дип мөрәҗәгать итте.

“Телсез кеше була ала, ләкин милләт телсез була алмый. Татар булып туганбыз икән, әни телен, Тукай телен белергә тиешбез. Аның белән сөйләшә, укый, яза, фикер йөртә торган мөмкинлекләр булырга тиеш. Мәхәббәтне дә син үзеңнең ана телеңдә аңлата белергә тиешсең. Син үзеңнең әти-әниең, әби-бабаңның татар телен белүе белән горурланма, үз балаларың, оныкларыңның ана телендә сөйләшүе белән горурлан, дибез”, – ди Шәйхразиев.

“Мин иң беренче рәхмәтемне әти-әниләргә, әби-бабайларга җиткерәм. Аларның тырышлыгы белән сез татар кешеләре булып каласыз. Глобализация вакытында төрле телдә сөйләшә алабыз, ләкин үз телеңне саклап калу – ул безнең бурыч”, – диде Милли Шура рәисе һәм залның әти-әниләргә, әби-бабайларга алкышлавын сорады.

“Татар теле бервакытта кухня һәм урам теле генә булмады, ул дәүләт теле булды. Без аны мәктәпләрдә укыйбыз, язабыз, сөйләшәбез. Укытучыларыбыз, остазларыбыз бар. Алар бөтен булган сәләтләрен, тырышлыкларын, кайвакыт сәламәтлекләрен биреп, безгә татар телен өйрәнергә ярдәм итәләр”, – диде Васил Шәйхразиев һәм икенче алкышларны мөгаллимнәргә дип юллады.

“Сезнең алда хәзер татарлык ягыннан зур ишекләр ачыла. Сез үзегезнең “5”легезне алдыгыз, ләкин югалта күрмәгез. Без төрле төбәкләрдән үзебезнең милләт телендә аралашсак, шушы зур бәхет була. Телле татар булып яшәргә язсын!” – дигән теләкләрен җиткерде Васил Шәйхразиев.

Ул “Илһам” бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләде. Гран-прины Актаныштан Алинә Хәбибуллина яулады. 33 укучы беренче, икенче һәм өченче урыннарга лаек булган. Конкурска Татарстаннан һәм Россиянең 10 субъектыннан 1624 эш тәкъдим ителгән булган. 2 февральдән 17 мартка кадәр икенче этапта иң яхшы 300 эш сайлап алынган. III этапта җиңүче һәм призер булган 100 укучы билгеләнгән.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*