tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Кемерово өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге белән очрашты
Васил Шәйхразыев Кемерово өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге белән очрашты

Васил Шәйхразыев Кемерово өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге белән очрашты

Бүген Кемерово өлкәсенә эш сәфәре кысаларында ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Кемерово өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Чара Кемерово шәһәренең “Мөнирә” мәчетендә узды.

Кемерово өлкәсе активын сәламләгәннән соң, Васил Шәйхразыев Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилёв белән күптән түгел булган очрашу турында сөйләде. Милли Шура рәисе белдергәнчә, Сергей Евгеньевич барлык милли чаралар турында хәбәрдар һәм аларда катнашырга тырыша.

Шулай ук очрашу барышында Васил Шәйхразыев агымдагы елның мөһимлеге турында искәртте. 2020 елда Бөек Җиңүнең 75 еллыгын һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү узачак. Моннан тыш, Милли Шура рәисе ассызыклап үткәнчә, ТАССРның 100 еллыгы әләме барлык федераль округлар буенча да йөреп чыгачак.

“Быел ТР Президентын сайлау булачак. Барыгызны да бу вакытта бердәм булырга чакырам”, – дип өстәде Васил Шәйхразыев.

Аннары сүз Бөтенроссия халык санын алу турында барды. “Һәрвакыт үз милләтеңә тугры калырга кирәк”, — диде Васил Шәйхразыев.

Очрашу ахырында Васил Шәйхразыев “Җәлил укулары”, “Татар кызы” конкурсына һәм “Татарча диктант” акцияләренә аерым басым ясады: “Узган ел “Татарча диктант” белем бирү акциясендә 85 мең кеше катнашты, ә быел безнең максат – 100 мең катнашучыны җәлеп итү”.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*