tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Оренбург өлкәсе Вице-губернаторы белән очрашты
Васил Шәйхразыев Оренбург өлкәсе Вице-губернаторы белән очрашты

Васил Шәйхразыев Оренбург өлкәсе Вице-губернаторы белән очрашты

Бүген Оренбург өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Оренбург өлкәсе Вице-губернаторы, Оренбург өлкәсе Хөкүмәте рәисенең эчке сәясәт буенча урынбасары – төбәк һәм мәгълүмат сәясәте министры Олег Димов белән очрашты.

Очрашу барышында БТК Милли шура рәисе Вице-губернаторны Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге һәм тарихы белән таныштырды. 2,5 ел элек Милли шура оештырылуын хәбәр итте, шул вакыттан башлап Россия Федерациясенең Федераль округларында татар оешмалары активы белән очрашулар уздыру традициягә әйләнүен ассызыклады.

Олег Димов, үз чиратында, Оренбург өлкәсе татарларының төрле юнәлешләрдә актив эшчәнлек алып барулары турында сөйләде. Ул бу эштә өлкәнең Татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Илдус Дәүләтовның ролен аерым билгеләп үтте. Шулай ук Вице-губернатор төбәктә һәр кеше өчен батырлык һәм тугрылык символы булган татар шагыйре Муса Җәлил шәхесен мәңгеләштерү эшләре алып барылуы турында да сөйләде. Татарстан һәм Казанның Оренбург өлкәсе өчен үрнәк булуын билгеләп үтте.

Алга таба Милли шура рәисе Җәлил темасын дәвам итеп, «Җәлил укулары» II Халыкара әдәби конкурсы турында сөйләде. «Быел 7 меңгә якын бала катнашты. Киләсе елга без катнашучылар санын арттырырга телибез, – диде Васил Шәйхразиев. Шулай ук очрашу барышында Милли шура рәисе 2020 елның мөһим вакыйгалары турында да искә алды. Бу – Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгы.

Әңгәмә барышында Олег Димов әдәби конкурсларга кагылышлы мәктәп чоры хатирәләре белән дә уртаклашты. «Мин бишенче сыйныфта Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигырен сөйләп, 1 нче урынны яулаганымны хәтерлим. Һичшиксез, “Җәлил укулары” яшь буын өчен зур әһәмияткә ия”, – диде Вице-губернатор.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*