tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Сибайда узучы ” Урал аръягы-2020″ (“Зауралье-2020”) инвестицион форумында катнаша
Васил Шәйхразыев Сибайда узучы ” Урал аръягы-2020″ (“Зауралье-2020”) инвестицион форумында катнаша

Васил Шәйхразыев Сибайда узучы ” Урал аръягы-2020″ (“Зауралье-2020”) инвестицион форумында катнаша

“Урал аръягы” (Зауралье-2020″) форумы икенче тапкыр оештырыла. Биредә 9 секция эшләячәк. Очрашуда моношәһәрләр үсеше, эчке туризм, маркетинг, экология, шәһәрләр өчен цифрлаштыру мәсьәләләре күтәрелә. Форум Башкортстан хөкүмәте һәм Стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан оештырыла. Бу хакта ТААС агентлыгы хәбәр итә.

19-20 нче августа башкортстанда узачак инвестицион Сабан туенда федераль һәм төбәк оешмалар вәкилләре, Россия һәм чит ил эшмәкәрләре, инвесторлар, экспертлар, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша. Иң зур делегация Төркиядән булачак. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев та бүген форум эшендә катнашу өчен Сибайга килде.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*