tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев ТАССРның 100 еллыгы турында: Бу гасыр уникаль һәм бик катлаулы булды
Васил Шәйхразыев ТАССРның 100 еллыгы турында: Бу гасыр уникаль һәм бик катлаулы булды

Васил Шәйхразыев ТАССРның 100 еллыгы турында: Бу гасыр уникаль һәм бик катлаулы булды

Соңгы йөз ел татарлар тарихында уникаль, шул ук вакытта бик катлаулы булды. Мондый фикерне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» советы рәисе Васил Шәйхразиев Андрей Кузьмин белән интервьюда сөйләде.

«Бу гасыр тарих күзлегеннән уникаль, әмма бик катлаулы булды. Октябрь революциясе, Гражданнар сугышы, ачлык, күмәкләштерү, террор, фин сугышы, Бөек Ватан сугышы, торгызу, нефть һәм төзелеш, торгынлык, җимереклек һәм аякка басу — без барысын да уздык. Бу йөз елны мең елга язып булыр иде», — диде Васил Шәйхразиев.

Ул бәйрәм чараларында бик күп татарстанлылар катнашыр дип өметләнә, бу горурлык булачак. Бәйрәм тар даирә өчен түгел, ә барлык татарстанлылар өчен үткәрелә. Ә бу 3 млн 900 кеше дигән сүз.

Татарстан вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» советы рәисе Васил Шәйхразиев белән әңгәмә иртәгә sntat.ru сайтында чыгачак. Видеоверсияне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының YouTube каналында күрергә мөмкин булачак.

Телевизион версияне «Татарстан 24» телеканалында «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» программасында шимбә, 18.30 һәм якшәмбе, 13.30 сәгатьтә карап булачак.

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*