tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Уфада татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән 2020 елга эш планнары эчтәлекләре буенча очрашу уздырды
Васил Шәйхразыев Уфада татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән 2020 елга эш планнары эчтәлекләре буенча очрашу уздырды

Васил Шәйхразыев Уфада татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән 2020 елга эш планнары эчтәлекләре буенча очрашу уздырды

24 гыйнвар көнне “Урал тау” кунакхәнәсе Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев белән очрашуга килгән кунакларга ишеген ачты. Аралашуның төп максаты булып Татарстан Республикасының 100 еллыгана багышланган чараларга күз салу һәм Башкортстан Республикасындагы татар иҗтимагый оешмаларының 2020нче елда башкарачак эшләре, алда торган бурычлары һәм мәсьәләләре алда торды.
Очрашуны Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле Альфред Әмир улы Дәүләтшин сәләмләү сүзләре белән ачып җибәрде.

Васил Шәйхразыев чыгышында агымдагы елның зур даталарга, мөһим вакыйгаларга ия булуын билгеләде. ТАССРның 100 еллыгы аеруча зур вакыйга булуын ассызыклады. Моның белән бәйле рәвештә бик күп чаралар узачагын, аларга инде 19 декабрьдә старт бирелүе, Ф. Кәрим һәлак булган көнендә, Калининградта аның каберенә чәчәкләр салыначагын әйтте. Шулай ук Җиңү белән бәйле башка чараларны да атап үтте.
Очрашу җанлы аралашу формасында узды. Мәсәлән, Р.Гатауллин, үзебезнең геройларыбызны белмәү мәсьәләсен күтәрде. Гаврилов, Даян Мурзин, генерал Шәйморатов һ.б. – аларны таныту өстендә күбрәк эш алып барырга кирәк, диде ул.
«Рәйхан» клубын җитәкләгән Халисә Мөхәммәдиева күп кенә мәсьәләләрнең финанска кайтып калуын әйтте. Чаралар уздырганда, алар үз акчаларына таянып кына эш итәргә мәҗбүр. Ул клубларны финанслау, ярдәм мәсьәләсен карарга сорады.
Васил Шәйхразыев барлык тәкъдимнәрнең дә урынлы булуын әйтте. Чөнки Конгрессның кайбер мәсьәләләрне хәл итүдә мөмкинлеге күбрәк. Эшли алмый торган эшләр юк. Әмма Башкортстан татарлары, беренче чиратта, үзләре бердәм булып, бу проблемаларны күтәреп чыгарга тиеш”.

“Ике халык, ике республика – Татарстан белән Башкортстан кулга-кул тотышып эшләргә тиеш!” – ди Васил Шәйхразыев. Ул Башкортстан татар җәмәгатьчелеге белән ай саен очрашулар уздырылачагын ышандырды. Очрашуда Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Ахсан улы Хәкимов та катнашты. Ул Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев алдында Уфада “татар йорты” булдыру кирәклеге мәсьәләсен күтәрде, шулай ук Башкортстан Республикасы татарлары конгрессының 2020 елга каралган планнарын тәкъдим итте.

ufatat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*