tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Венада “Ауропа татарлары альянсы” съезды уза
Венада “Ауропа татарлары альянсы” съезды уза

Венада “Ауропа татарлары альянсы” съезды уза

Венада, Россия Фән һәм мәдәният үзәгендә, «Ауропа татарлары альянсы” Халыкара  ассоциациясе III съездының пленар утырышы уза. Чара чит илләрдә яшәүче ватандашлар тормышында уникаль вакыйга булып тора, анда Европаның 16 иленнән 53 татар диаспорасы вәкиле җыелган. Съездның девизы – “Бердәмлектә – киләчәк!»

Съездда Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Россия Федерациясенең Австрия Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Дмитрий Любинский, ТРның Финляндиядәге вәкиле Альбина Рәхимуллина, ТРның Чехиядәге вәкиле Зөфәр Абдулгалиев, ТРның Германиядәге вәкиле Таһир Гатауллин катнаша.

Корылтайны ачып, катнашучыларны илче Дмитрий Любинский сәламләде. Ул билгеләп киткәнчә, Россиядә татарлар сан буенча икенче урында тора. Татар милләте вәкилләре арасында дөньякүләм танылган кешеләр күп, дип билгеләп үтте ул. Шулай ук Австриядә уңышлы эшләүче “Мирас” оешмасы турында сөйләде. Илче үз чыгышын “Венага хуш килдегез!” дип татарча тәмамлады.

Россиянең Тышкы эшләр министрлыгының Чит илләрдә яшәүче ватандашлар белән эшләү департаменты директоры Олег Мальгинов билгеләп үткәнчә, альянсның уңышы – Татарстан белән бергәлектә эшләү. Ул Татарстанның республикадан читтә яшәүче ватандашлар белән эшләвен уңай бәяләде.  Үлемсез полк чарасының ватандашларны берләштерүдә мөһим роль уйнавын билгеләде. Олег Мальгинов съездга нәтиҗәле эш теләде.

Васил Шәйхрәзиев Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнехановның «Европа татарлары альянсы» Европа Берлеге халыкара  ассоциациясенең III съездын үткәрү уңаеннан сәламләвен укып китте. Милли шура рәисе билгеләп үткәнчә, Литвада 2021 ел Литва татарлары тарихы һәм мәдәнияте елы дип игълан ителгән. Ауропа татарлары альянсы бу вакыйгадан читтә калырга тиеш түгел, дип ассызыклады ул. Шулай ук Васил Шәйхрәзиев ТАССРның 100 еллыгы турында сөйләде. 2020 ел  Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм халык санын исәпкә алу елы булуын ассызыклады.

Васил Шәйхрәзиев бөтен дөнья татарларын берләштерергә ярдәм итүче чаралар – Сабантуй, “Татар кызы” конкурсы, “Татарча диктант” белем бирү акциясе турында сөйләде. Ул барлык ватандашларны “Татарча диктант” та актив катнашырга чакырды. Ул съезд эшенә уңышлар теләде һәм әлеге чараның урыннарда тагын да активрак эш алып бару өчен этәргеч булырга тиешлеген билгеләп үтте.

Аннары Съездда катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Австриядә РФ Фән һәм мәдәният үзәге директоры, Россотрудничество вәкиле Дмитрий Соколов мөрәҗәгать итте.  Татарстанның Финляндиядәге вәкиле Альбина Рәхимуллина билгеләп узганча, Татарстан Президенты, Милли шура рәисе алар алдына зур максатлар куя һәм татар милләтен саклау эшенә өмет баглый.

Австриянең “Мирас” татар җәмгыяте җитәкчесе Рива Рудиссер шулай ук катнашучыларга съездны кабул итүче як исеменнән нәтиҗәле эш теләде. Россия илчелегенә, Россия фән һәм мәдәният үзәгенә рәхмәт белдерде.

“Ауропа татарлары альянсы” халыкара ассоциациясе рәисе Флюр Шәрипов хисап доклады белән чыгыш ясады . Ул үткәрелгән конференцияләр, яшьләр канаты үсеше, балалар өчен уздырылган чаралар турында сөйләде. Ул Таллинда үткәрелгән Сабантуй турында сөйләде. Ул һәркемгә үрнәк булырлык итеп оештырылган иде, дип билгеләп үтте. Шулай ук Ауропа татарлары альянсы, һичшиксез, Европа Советына керергә тиеш, дип ассызыклады.

Евразия тикшеренүләре халыкара үзәге (Варна шәһәре, Болгария) җитәкчесе Альбина Вәлиева «Милли тәңгәллекне саклауда Европа Берлегенең белем бирү программаларын куллану» дигән доклад белән чыгыш ясады. Ул алдагы елларда “Татарча диктант” акциясен үткәрү өчен 21 февраль – Халыкара туган тел көнен сайларга тәкъдим итте.

Ида Вирума Татар җәмгыятен оештыручы (Кохтла-Ярве, Эстония) Гөлзалина Жехтунова Таллинда Сабантуйны оештыру эшләре турында сөйләде. Татар милли бәйрәменең татар халкын берләштерүдәге ролен билгеләп үтте. Бөтендөнья татар конгрессына күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*