tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ауропа татарлары альянсы» съезды эшен дәвам итә
«Ауропа татарлары альянсы» съезды эшен дәвам итә

«Ауропа татарлары альянсы» съезды эшен дәвам итә

Бу минутларда Австрия башкаласы Венада «Ауропа татарлары альянсы» Халыкара  ассоциациясе III съездының пленар утырышы уза.

Утырыш кысаларында Висагинас шәһәренең (Литва) татар җәмгыяте рәисе Зилә Кәримова татар халык бәйрәмнәрен яшәгән илнең гомуммәдәни мирасына кертү буенча Ауропа оешмаларының роле турында сөйләде. Шулай ук ул татарларның милли бәйрәмен – Сабантуйны – Юнеско Бөтендөнья мирасы исемлегенә керту өчен тырышырга кирәк дип тәкъдим итте.

АТА рәисе киңәшчесе Рафаэль Муксинов «Вакыт өндәмәләре һәм Татарлар альянсының җаваплары» дигән доклад белән чыгыш ясады. Аннары Съезд катнашучыларына Стокгольм шәһәре татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Айна Зеттерлунд мөрәҗәгать итте. Үз чыгышында ул Ауропада «Татар кызы» конкурсы үткәрүнең кыенлыклары турында сөйләде. Моннан тыш, Айна Зеттерлунд Ауропадагы татар оешмаларын хезмәттәшлеккә чакырды.

Будапешттагы «Алфавит» мәдәни-мәгариф фонды җитәкчесе Рита Хәсәнова 2014 елда эшли башлаган оешманың эшчәнлеге һәм, гомумән, чит илләрдә туган телне саклау мәсьәләсе турында сөйләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*