tatruen
Баш бит / Слайдер / ВИДЕО: Магнитогорск шәһәрендә беренче тапкыр “Мин татарча сөйләшәм” акциясе узды

ВИДЕО: Магнитогорск шәһәрендә беренче тапкыр “Мин татарча сөйләшәм” акциясе узды

Акция Г. Тукайның туган көне уңаеннан уздырылган. Ул ике этапта үтә. Һәм Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә оештырыла. Биредә татар телен өйрәтү түгәрәге җитәкчесе Әкълимә Гобәйдуллина татар халкының бөек шагыйре Г, Тукай иҗаты һәм тормышы белән таныштыра. Түгәрәктә шөгыльләнүче балалар Тукай шигырьләрен сөйли. Тукай әкиятләре буенча рәсемнәр дә ясыйлар.

“Идел” татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Алия Җиһангирова татар телен белү дәрәҗәсен ачыклау өчен милләттәшләребез арасында викторина оештыра. Акция “Туган тел” җырын бергәләп җырлау белән тәмамлана.

Соңыннан яшьләр милләттәшләребез арасында сораштыру уздыра. Видеоязмада сез шул сораштыру нәтиҗәсен күрә аласыз.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*