ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / КФУ студентлары «Кырык дүртнең май аенда» фильмын карады
КФУ студентлары «Кырык дүртнең май аенда» фильмын карады

КФУ студентлары «Кырык дүртнең май аенда» фильмын карады

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның 1965 елда язылган «Кырык дүртнең май аенда» повесте нигезендә төшерелгән нәфис фильмны карау һәм фикер алышу узды. Әлеге чара бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Татарстанда узучы Милли кино көннәре кысаларында күрсәтелде.

«Кырык дүртнең май аенда» – режиссер Александр Далматовның беренче тулы метражлы картинасы. Фильм «Алтын Мөнбәр» фестиваленең ачылыш тантанасында тәкъдим ителде һәм «Миллиард.Татар» порталының бәйсез рейтингында «Елның иң мәдәни вакыйгасы» титулына лаек булды.

Фикер алышуда фильмның режиссеры Александр Далматов һәм төп рольләрне башкарган артистлар, университет галимнәре катнашты.

Чыганак: “Татар-информ”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*