ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Менделеевск районыннан килгән  кунакларны кабул итте
Бөтендөнья татар конгрессы Менделеевск районыннан килгән  кунакларны кабул итте

Бөтендөнья татар конгрессы Менделеевск районыннан килгән  кунакларны кабул итте

Бүген, 22 апрель көнне, Бөтендөнья татар конгрессы Менделеевск районыннан килгән  кунакларны кабул итте. Мәгариф системасында хезмәт куючы укытучыларны, 8-11 сыйный укучыларын Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Данис Фәнис улы ихластан сәламләде. Әлеге очрашуның төп максаты – туган телебезне саклау һәм үстерү.

– Минем өчен бу аеруча җылы очрашу, чөнки минем күңел түрләрендә әле дә Менделеевск сукмаклары, ишегалды һәм инде, әлбәттә, 3 нче номерлы урта мәктәбем, укытучыларым. Шушы очрашуга 52 кешелек делегацияны алып килгөн мәгариф идарәсе башлыгы Рәис Габсәлам улына Нәҗиповка рәхмәтемне белдерәм. Милләтнең нигезе, аның үсеше – милли мәгариф, мәктәп, балалар бакчасы. Укучыларга әйтергә теләгән сүзем: ана телен һәрвакыт белергә кирәк. Безнең эшебездә ил буйлап еш йөрергә туры килә, әгәр дә сез татар телен белсәгез, димәк 14 төрле телне аңлый алачаксыз, – диде Данис Шакиров һәм Рәис Габсәлам улына шәхесләр җыентыгын тапшырды.

Чарада шулай ук Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Рәхимов Сөләйман Туктар улы,“Бөтендөнья татар яшьләре форумы” иҗтимагый оешмасы рәисе, татар яшьләре иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитет җитәкчесе Хәсәнов Райнур Рәүф улы чыгыш ясадылар. Очрашу җылы рухта узды.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*