ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиядә “Чәк-чәк квиз” узды
Удмуртиядә “Чәк-чәк квиз” узды

Удмуртиядә “Чәк-чәк квиз” узды

Удмуртиянең “Иман” татар яшьләре берлеге активистлары «Чәк-чәк квиз» уздырдылар.

Акыл уены «Библиотөн-2026» чарасы кысаларында үткәрелде һәм яшьләрне татар мәдәнияте белән таныштыруга, кызыксындыруга юнәлдерелгән иде.

Квизда өч команда катнашты, һәм аларның һәрберсе беренче урын өчен актив көрәште. Алар татар мәдәнияте турындагы белемнәрен күрсәттеләр, бер-берсенә Г. Тукай әсәрләрен яттан сөйләделәр һәм татар җырларын җырладылар.

Нәтиҗәдә, «Су анасы» командасы җиңү яулады, аның катнашучылары диплом һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде. дип хәбәр итә Удмуртиянең “Иман” татар яшьләре берлеге.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*