enrutat
Баш бит / ВИДЕО: Татарча канатлы сүзләр китабы үзе милли университет кебек

ВИДЕО: Татарча канатлы сүзләр китабы үзе милли университет кебек

Илгизәр Гыйззәтуллинның бу китабының кереш сүз авторы, басманы киң җәмәгатьчелек өчен махсус бастыручы Римзил Вәлиев белән әңгәмәдә  сүз төрки халыкларда беренче канатлы сүзләр китабы, аның авторы, шулай ук халык иҗаты, тирән мәгънәле сүзләр белгече, энцклопедист галим Нәкый Исәнбәт турында бара.

Мәгариф ветераны, ярты гасырдан артык гомерен Бәләбәй педагогика көллия- тендә татар телен һәм әдәбиятын укыткан Илгизәр Гыйззәтуллин озак еллар дәва- мында канатлы сүзләр җыелмасын туплап, аларның килеп чыгышын, мәгънәви төсмерләрен, матбугатта, рәсми чыгышларда таралу ысулларын тикшерә. Төрки халыклар арасында беренчеләрдән булып әзерләнгән «Канатлы сүзләр» басмасын- да татарча образлы сүзтезмәләрнең мәгънәсе ачып бирелә, аларның матбугатта кул- ланышы буенча мисаллар китерелә. Китап татар телен иҗтимагый тормышта кул- ланып, халык алдында чыгыш ясаучы идарәчеләргә, сәясәтчеләргә, газета-журнал, радио-телевидение хезмәткәрләренә, укытучыларга, татар телен яратучыларга һәм туган телебезне өйрәнүчеләргә адреслана.

СҮЗЛӘРГӘ КАНАТ КУЮЧЫ

Әлеге китап һәм аның авторы турында Римзил Вәлиевның кереш сүзе

Мәгърифәтче Илгизәр Гыйззәтуллин турында уйлаганда, татар халкының мөхтәрәм галимнәре искә төшә. Тел һәм әдәбият белгечләре, тарихчылар, та- тар халкының, Россия һәм чит илләр мәдәниятын өйрәнүчеләр, атаклы язучы- лар, академиклар, лауреатлар була. Илгизәр Солтан улы нәкъ менә шуларны хәтерләтә. Аның фикер тирәнлеге һәм затлылыгы, тасвирлау мантыйгы, дә- лилләү рәвеше, сүз куллану төгәллеге, дөрестән дә, иң күренекле фидакарь затлар белән чагыштырырлык.

Бәләбәй педагогия училищесында (хәзер гуманитар-техник колледж) 55 ел татар телен һәм әдәбиятын укыткан Илгизәр абый Гыйззәтуллин бүлмәгә килеп кергән- дә, бөтен игътибарны аңа юнәлтәсең. Чөнки ул һәрвакыт җитди, уникаль фикерләр, хикмәтле cүзләр төяп килә.

Чын татар зыялысы тыйнак һәм чыдам була. Илгизәр абый беркайчан да шапырын- мый, үзенә берни дә таләп итми, бәхәс килеп чыкса, сабыр гына башкаларның зиһене үскәнен көтә.

Ул, гадәттәгечә, зур юл капчыгына 5 – 6 килограмм кулъязма кәгазь тутырган. Мак- саты аңлашылып тора: чираттагы «Канатлы сүзләр» сүзлеген Казанда чыгарып бул- масмы, дип йөри. Соңгы елларда бу сүзлекләрне ул үз акчасына, 100 данә итеп, Туй- мазыда бастыра. 10 еллар элек аның канатлы сүзләрдән һәм аларга аңлатмадан торган җыентыгы Уфада Башкортстанның «Китап» нәшриятында 5000 данә тираж белән чы- гып, кибет киштәләреннән тиз генә югалды.

Бу сүзлекләрне халык ярата, ә Илгизәр Солтан улы үзе аларны бастырудан рухи канәгатьләнү ала. Матди файда алу аның гамендә дә юк. Киресенчә, ул бу хезмәтен чыгару өчен пенсиясен сарыф итә. 6 – 8 китап чыгаргач та, бу эшен туктатмый, текст- ларны шомарта, системага сала, башка хезмәтләр белән чагыштыра. Үзенең яше 80 гә җиткән булса да, ару-талуны белми Илгизәр абый. Ул үз эшенең никадәр әһәмиятле булуына шикләнми. Менә шундый кешеләр бар татарда!

Һәркемнең күңелен яулый торган сүзләр 

Беренче тапкыр мин аның белән 1990 нчы еллар ахырында очраштым. Татар кон- грессы бинасының беренче катындагы мәгълүмат үзәге бүлмәсендә эшләп утырам. Зур гына юл капчыгына кулъязма текстлар, китаплар тутырган олы яшьтәге абзый килеп кереп, татар теленең энҗе-мәрҗәннәре, хикмәтле сүзләре, башка халыкларның бөек әсәрләреннән кулланышка кергән тирән мәгънәле образлы төшенчәләрнең татарча мәгънәсе турында сөйли башлады.

Халык ярата торган хикмәтле әйтемнәр була. Алар әдәби әсәрләрдән, театр тама- шаларыннан, фильмнардан халык күңеленә кереп, популярлашып, яңадан халыкка та-ралалар. «Буридан ишәге», «Ньютон алмасы», «Ил корабын җил сөрә», «Әндри казна- сы», «Чабаталы Морза», «Сөт калыр, ватан китәр» гыйбарәләре каян килеп чыккан һәм алар нәрсәне аңлата? Тукай шигырьләре аша таралган, яки борынгы Рим философлары әйткән фикерләрне, атаклы шәхесләр кичергән анекдотик хәлләрне кушып, татарча ир- кенләп, образлы, җанлы чыгыш ясарга, мәкалә язарга өйрәтә Илгизәр Гыйззәтуллин- ның китабы!

Әйтик, «Сөй гомерне, сөй халыкны…» шигыренең ничек итеп Тукай кулы белән (әсәр С. Сүнчәләйнеке икәнлеген белүчеләр бик аз) Сәхипҗамал Волжская альбомына язылуы, шул көннәрдә артисткага кадимчеләрнең тупас һөҗүм иткән булуы турында нәкъ шул «Канатлы сүзләр» китабыннан белергә мөмкин. Әгәр аны табып укысагыз…

Илгизәр Гыйззәтуллин гомере буе Бәләбәйдә эшләсә дә, ул – Татарстан кешесе. Ярты гасыр (дөресрәге, 54 ел) элек Казанда пединститут тәмамлаган Минзәлә егете Бәләбәйгә эшкә җибәрелә һәм шул заманнан бирле Ф. Кәрим, Г. Кашшафлар укыган педучилищеда (хәзер ул колледж дип атала) татар телен һәм әдәбиятын укыта. Илгизәр абыйның фикер- ләренә, фразеологик бәйләмнәренә битараф калу мөмкин түгел. Ул язмаларны карагач, хикмәтле җөмләләргә бирелгән аңлатмаларны укыгач, исең китә! Акыл ияләреннән кал- ган цитаталарны, әллә кайдан табылган күп төрле мисалларны, охшаш конструкцияләр- не, кызыклы фикерләрне күңелгә сеңдереп, үзеңә гыйлем эстисең. Әмма бу байлыкны ничек ныгытырга, кайдадыр рәсмиләштерергә, таратырга икәнлеген әйтү кыен. Чөнки Илгизәр Гыйззәтуллин берүзе фәнни институт тартырлык эш башкарса да, аның хезмә- тен бастыру, гамәлгә кую бернинди планнарга да кертелми.

Бу гаҗәеп сүзлекне дөньяга чыгарырга башка чара булмагач, мин «Татэнерго» бер- ләшмәсенең ул чактагы генераль директоры Илшат Фәрдиевны шушы канатлы сүзләр республикага энергия бирәчәгенә ышандырдым. Дөрес, кайчакта дусларны спонсор итеп куллану аларны мәңгегә югалтуга китерә. «Канатлы сүзләр» китабын чыгарырга саллы гына акча эләктергәннән соң, Илшат Фәрдиевка якын бару форсатын югалттым диярлек. Андый шәхесләрнең ярдәмчеләре бик сизгер булып китәләр…

Әмма ни булса-булды, эш эшләнде. Иң мөһиме – 2000 нче елда, милли җанлы көчле җитәкче Илшат Фәрдиевның матди ярдәме белән, 318 битле 300 ләп термин-мәкалә кергән «Канатлы сүзләр» дигән китап басылды. Инде 18 ел үткәч, бу вакыйганың тари- хи әһәмиятле булуы аңлашыла. Нинди китап бит әле ул! Галим Вахит Хаковның кереш сүзе белән, Илгизәр Гыйззәтуллинның саллы фәнни мәкаләсе дә кертелеп, матур итеп бизәлеп чыкты.

Кемгә, ни өчен кирәк мондый хикмәтле сүзлек, диярсез. Аңлашыла ки, кызыклы һәм мәгънәле итеп чыгыш ясаучылар, мәкалә язучылар бик сирәк очрый. Оста журналист- лар, сәясәтчеләр чыгышында әйтемнәр, образлы сүзләр, кызыклы цитаталар ешрак кул- ланыла. Бу китапка нәкъ менә шундый сүзләр кергән. Димәк, энергетиклар башлыгының химаячелеге эзсез калмаган, Россия мәгарифе отличнигы, новатор укытучы, энциклопе- дик зиһенле Илгизәр Гыйззәтуллинның тырышлыгы бушка сарыф ителмәгән.

Ул хикмәтле сүз тезмәсенең мәгънәсен аңлата, матур әдәбиятта, матбугатта алар- ның кулланылышын, конкрет чыганакларын күрсәтә, татар әдәбиятын, халык иҗатын һәм тел гыйлемен дөнья күләмендә таныта.

Төрки халыклар арасында мондый сүзлек бары тик татарларда гына бар.Һәр мил- ләттә афоризмнар, хикмәтле һәм канатлы сүз булып таралган тирән фикерле, популяр?идиомалар, җөмләләр очрый. Аларны туплау, системага салу, күрсәтү һәм тарату үзе генә дә зур каһарманлык дип санаучылар арасында Вахит Хаков, Илдар Низамов, Ва- сил Гарифуллин, Алмаз Шәйхуллов кебек фән докторлары, күренекле язучылар, мәгъ- рифәтчеләр бар иде.

«Канатлы сүзләр»гә канат куясы бар 

Бу мәсьәләнең бер четерекле ягы бар. Илгизәр Гыйззәтуллинның үз көче яки спон- сорлар ярдәме белән кечкенә тиражлы итеп чыгарган китапларын актаручы, укучы, кулланучы шәхесләр бик күп булса да, «канатлы сүзләр» дигән төшенчә фәндә үз урынын тапмаган. Фольклормы бу, әдәбият гыйлемеме, этнолингвистикамы, әллә лексикографиянең бер тармагымы? Яки төрле фәннәр һәм тармаклар арасында тамыр җибәргән аерым бер фәнни-иҗади казанышмы? Бер тармакта башкарылган хезмәтне икенче бер фән белгеченә тоттырсаң, ул аны үзенчә аңлаячак. Мәкальме бу, идиомамы, фразеологик әйләнмәме, әллә паремия дип аталган күренешме? Әллә матур әдәбияттан тормышка кайткан тирән мәгънәле, образлы цитатамы бу?

«Канатлы сүзләр» дигән мәдәни һәм әдәби, педагогик һәм лексик могҗизаны аерым бер фән киштәсенә салу бик читен булыр иде. (Илгизәр Гыйззәтуллин шунда ук «Про- круст ятагы» төшенчәсенең каян килеп чыгуын күрсәтеп, 3 – 4 әдәби әсәрдән мисал китерәчәк). Ләкин педагогикада, журналистикада, язучылыкта, халык алдында чыгыш ясаучы дәүләт җитәкчеләре һәм сәясәтчеләр мохитендә һәр көн кулланыла торган мон- дый сүз тезмәләрен тарату, интернетка кую татар теленең байлыгын кулланырга ярдәм итәр иде.

Хәзер Илгизәр Гыйззәтуллин басмага әзерләгән «канатлы сүзләр»не тасвирлаучы мәкаләләр саны 1000 гә җитеп килә. Бу гыйбарәләр сөйләм байлыгын арттырып кына калмый, ә бәлки, әдәбият, тарих, лексика белеме иңдерә. Мондый хезмәтне фәнни як- тан анализлау киләчәк галимнәре эшедер. Аны туплаучыдан бу байлыкны төшендерү- че теория таләп итү, яңа фән тармагы булдыруны сорау килешмәс иде. Хәзинә туплан- ган, аны кулланырга һәм өйрәнергә кирәк.

Теләгән кеше кибетләрдән сатып ала торган мондый китапка ихтыяҗ бик зур. Хә- зергә Илгизәр Гыйззәтуллинның бер генә сүзлеге дә китап кибетләрендә юк. Булган кадәресе (Уфада, Казанда чыккан сүзлекләр, Туймазыда автор хисабына кечкенә тираж белән бастырылган китаплар) әллә кайчан таралып беткән. Сезнең кулыгызда менә шундый тансык китап.

Татар фольклоры да, классик һәм хәзерге әдәби әсәрләрдә кулланылган образлы тө- шенчәләр дә, рус һәм чит ил әдәбияты үрнәкләре дә саф татарча тасвирланган бу бай- лыкны зыялыларга тарату, аны уку әсбабы итеп куллану милли үсешебез өчен кирәкле шартлар тудырачак.

Хәерле сәгатьтә, кардәшләр!

Римзил Вәлиев, Ф. Кәрим исемендәге әдәби премия лауреаты

 

Бу җыентыкның авторы белән танышыгыз!

Илгизәр Гыйззәтуллин 1000 гә якын канатлы сүз туплап, аларны шәрехләгән, мәгънәләрен аңлаткан, татар матубугатыннан бу сүзләр кулланылган мисаллар китергән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*