tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Онлайн проект: “Сабантуйдан “Сөмбелә”гә кадәр”

ВИДЕО: Онлайн проект: “Сабантуйдан “Сөмбелә”гә кадәр”

Ульяновскида татар халкының борынгы “Сөмбелә” бәйрәменең виртуаль вариантын видеофильм итеп эшләгәннәр. Әлеге проект «Сабантуйдан Сөмбеләгә кадәр» дип атала.

“Сөмбелә” — татарның көз көне уздырыла торган борынгы уңыш бәйрәме. Ульяновск өлкәсенең Татар мәдәният үзәге коллективы аны ел саен үткәреп килә. Анда өлкәннәр белән бергә бик күп балалар да катнаша. Бәйрәм уздыруның төп максаты да әби-бабаларыбыздан рухи мирас итеп күчкән, әмма соңгы елларда онытыла башлаган милли йоланы яшь буынга күрсәтүдән гыйбарәт.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*