tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тарих институтында татарларның Гамәл стратегиясе турында фикер алыштылар
Тарих институтында татарларның Гамәл стратегиясе  турында фикер алыштылар

Тарих институтында татарларның Гамәл стратегиясе турында фикер алыштылар

 

Тарих институтында татарларның Гамәл стратегиясе  турында фикер алыштылар

Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге  Тарих институтында “Милләт җыенында” расланган Гамәл стратегиясе турында  түгәрәк өстәл үткәрелде.

Тәҗрибәле экспертлар катнашкан бү сөйләшүдә Гамәл стратегиясендә күтәрелгән мәсьәләләрне тикшергәндә гуманитар фәннәрне, татар халкы тарихын өйрәнү турында фикер алышу булды.

Түгәрәк өстәл сөйләшүен Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге  Тарих институты директоры вазыйфаларын башкаручы Радик Салихов алып барды.

Гаять җитди һәм актуаль темага багышланган бу әңгәмәдә күренекле тарихчылар, тарих фәннәре докторлары – энциклопедия институты директоры Искәндәр Гыйләҗев, Бөтендөнья татар конгрессының «Туган җир – Родной край» журналы баш мөхәррире Дамир Исхаков,          Гөльнара Габдрахманова,  Лилия Габдрәфыйкова, Казан университеты профессоры Раил Фәхертдинов, фәннәр кандидатлары Бахтияр Измайлов, Альфрид Бустанов, Марат  Гибатдинов, Бөтендөнья татар конгрессының “Дөнья” интернет студиясе баш мөхәррире  Римзиль Вәлиев катнаштылар.

 

Түгәрәк өстәл сөйләшүе барышында татарларның Гамәл стратегиясенә һәм милли тарихны өйрәнү, милли үзаң тәрбияләүгә бәйле күп санлы тәкъдимнәр, кызыклы идеяләр әйтелде.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*