tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Танылган шагыйрь Марсель Галиевның яңа шөгыле

ВИДЕО: Танылган шагыйрь Марсель Галиевның яңа шөгыле

Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай премиясе лауреаты Марсель Галиев фотоальбом-китап бастырып чыгарган. «Мин шулай күрәм» дип аталган китабында Анда язучының соңгы ике елда Идел-Урал, Алтай, Кырым һәм Төркия буйлап сәяхәт иткәндә төшергән фотолары кергән. Аларны автор шигырьләр, уйланулар, тарихи белешмәләр белән тулыландырган. Язучы яңа хезмәтен Казанда, «Татмедиа» бинасындагы галереяда оештырылган «Бабамның борынгы бишеге — Алтай» күргәзмәсе ачылышында тәкүдим итте. бу хакта сез “Татарлар” тапшыруы әзерләгән репортажда карый аласыз.

Видео: ТНВ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*