tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Васил Шәйхразиевның ll Бөтендөнья татар хатын – кызлары съездында ясаган чыгышы

ВИДЕО: Васил Шәйхразиевның ll Бөтендөнья татар хатын – кызлары съездында ясаган чыгышы

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе делегатларга Татарстан Президенты сәламләвен дә җиткерде.

— Хөрмәтле ханымнарыбыз һәм туташларыбыз, мөхтәрәм кунаклар. Татарстан башкаласы Казаныбызда Татар хатын-кызларының II Бөтендөнья съездында катнашучы халкыбызның асыл затларын чын күңелдән сәламлим. Бу олы форум Татарстан Республикасы үзенең 100 еллыгын зурлап бәйрәм итәргә әзерләнгән вакытта үтә. Бер гасырлык тарихи чор татар хатын-кызлары өчен зур мөмкинлекләр ачты. Бүген сез икътисад һәм социаль өлкәнең төрле тармакларында фидакарь хезмәт куясыз, зур нәтиҗәләргә ирешәсез. Хатын-кызларыбыз роле гаилә учагын саклауда, балалар тәрбияләүдә, җәмгыятебездәге рухи-әхлакый эшчәнлектә аеруча зур. Сез милли тәрбия нигезләрен саклап, яңа буынга тапшыручылар. Халкыбызга хас булган миһербанлык, хезмәт сөючәнлек, күңел матурлыгы кебек матур сыйфатларны балаларыгызга, оныкларыгызга сеңдерәсез. Хәзерге глобаль үзгәрешләр чорында яшьләребездә милли үзаң формалаштыруда, гореф-гадәтләребезне, бай мәдәниятебезне, рухи мирасыбызны тапшыруда һәм телебезне саклауда сезнең өлешегез зур, — дип Рөстәм Миңнеханов съезд эшенең нәтиҗәле узуын һәм файдалы фикерләргә, карарларга бай булуын теләгән.

Васил Шәйхразиев исә үз исеменнән съезд делегатларына мөрәҗәгать итеп, ханымнарны һәм туташларны Казанда зур сөенеч белән кабул итүен әйтте. Бу съездга иң-иңнәр, иң затлылар, иң лаеклалар җыелуын билгеләп узды ул.

— Әгәр дә безнең хатын-кызларыбыз затлы, милли җанлы булса, гаиләләребез дә тәртипле булыр. Тәртипле гаилә булганда, ил дә көчле булыр. Без, ирләр һәрчак сезнең янәшәгездә булырбыз. Без алда барырга тырышсак та, Сез кайчак бездән алда да барасыз. Алай да, болай да ярый. Галәдә бәхет кенә булсын,  — дип бердәм булып милләтебез киләчәге өчен эшләргә чакырды Васил Шәйхразиев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*