tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Воткинск шәһәрендә татар телендә “Тоталь диктант” язачаклар
Воткинск шәһәрендә татар телендә “Тоталь диктант” язачаклар

Воткинск шәһәрендә татар телендә “Тоталь диктант” язачаклар

13 апрельдә рус телендә халыкара акция үткәрелгән көнне Удмуртия Республикасының Воткинск шәһәрендә татар телендә диктант язачаклар.

Оештыручылар сүзләренчә, әлеге акция шәһәрдә беренче тапкыр үткәрелә. Татар телендә белемнәр Воткинскидагы Татарларның милли-мәдәни автономиясе тарафыннан 7 -номерлы китапханә филиалы белән бергәлектә тикшереләчәк.

Диктант язучылар күренекле татар язучысы, әдәбият белгече, мөгаллим, Татарстан АССР премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиев әсәреннән өзек язачаклар.

Диктант нәтиҗәләре китапханә филиалы группасында һәм төбәкнең “Яңарыш” газетасы битләрендә урын алачак.

Җиңүчеләргә “Сабантуй” бәйрәмендә махсус сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырачаклар.

Бу көнне 14 яшьтән алып һәркем үзенең татар телен белүен тикшереп карый алачак.

udmddn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*