tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Вырыпайда урам бәйрәме
Вырыпайда урам бәйрәме

Вырыпайда урам бәйрәме

Ульяновск өлкәсенең татар автономиясе ел саен август ае азагында шәһәрнең татарлар  күпләп яши торган Вырыпаевка бистәсендә татар теле һәм  мәдәнияте көне уздыра.  Халык телендә аны “Урам бәйрәме” дип тә йөртәләр. Оештыручылар быел аны Татарстан Республикасы көненә багышладылар.

Бу районда урнашкан 55 нче мәктәпнең спорт мәйданчыгында бу көнне бер генә почмак та буш калмаган иде. Стадионның  бер ягында  спорт ярышлары, икенче ягында халык уеннары барса, үзәктә балалар мәйданчыгы эшләп тора. Шәһәрнең милли китапханәсе бер ай элек сабыйлар арасында  татар әкиятләре буенча эшләнгән рәсемнәр бәйгесе игълан иткән була, Ульяновск шәһәренең бу районында 25 меңнән артык татар гомер итә.

Күпчелеге шушы бистәдә яши. Узган гасырның 50-60 елларында биредә җирле колхоз басулары булган. Нәкъ менә шул чорларда Татарстан һәм Чувашстаннан эш  эзләп килгән яшь гаиләләр биредә йортлар сала башлаган. Кайчандыр туган авылларын калдырып бу якларга килеп   нигез куеп йортлар салып керүчеләр бүген Вырыпай бистәсен туган яклары белән тиңлиләр. “Шунда гаилә корып, балалар тудырып, оныклар тәрбияләп гомеребез узды бит”, -диләр алар.

Зур бистәнең 20 дән  артык урамында  яшәүче , кайчангыдыр авылдашлар, һәм классташлар  бүген кабат бер мәйданда очраштылар.

Элек-электән  татар авылларында бер урам кешеләре бергә җыелып йорт күтәргәннәр, утын һәм печәнен  әзерләгәннәр, туй булса, бала туса, бергәләшеп бәйрәм иткәннәр, соңгы юлга да күмәкләшеп озатканнар. Ә зур эшләр турында сөйләшсе булса, урамның үзәгендә Җыен уздырганнар, сөйләшеп киңәшләшкәннәр, уртак фикергә килеп карар кабул иткәннәр. “Элеккеге  елларда мондый бәйрәмнәр һәр урамда, һәр тыктыркта диярлек уза иде. Чөнки алар кешеләрне бер-берсенә якынайта, аларга аралашу өчен мөмкинлекләр арта. Бүгенге бәйрәм татар мәдәнияте һәм ана теле көне буларак узса да, монда төрле милләт халыклары катнаша. Ә бу үз чиратындабер-береңнең гореф-гадәтләрен һәм бай мәдәниятен белү өчен менә дигән чара”, ди Ульяновск өлкәсенең Халыклар дуслыгы йорты директоры Нурия Туркова. Бәйрәм сәхнәсеннән чыгыш ясап, шәһәр мэры Сергей Панчин да халкыбызның әнә шул кыйммәтләренә басым ясап, “Татарның матур гадәтләрен яңартырга, татар телен гаиләдә хөрмәт итәргә кирәк”- диде.

“Сезнең үз балаларыгызны татар телендә сөйләшергә өйрәтүегез мактауга лаек. Бүген шәһәребездәге 30 дан артык мәктәптә татар теле укытыла”, ди Ульяновск шәһәре мэры Сергей Панчин.   Комиссия әгъзалары әйтүенчә, биредәге кайсы гына хуҗалыкка килеп керсәң дә тәртип һәм уңганлык күзгә ташлана. Призлы урыннарны бирү өчен алар көн буе бистә урамнарында йөргәннәр. Шулай да, бәйге урынсыз булмый, беренче урынга бертуган Альберт һәм Фәрит Абитовлар хуҗалыгы лаек дип табыла.   Әлеге гаиләгә бәйрәм сәхнәсендә оештыручыларның   Дипломы белән бергә кыйммәтле бүләк тә тапшырылды.

Сәхнәдә Татарстанның атказанган артистлары Динә һәм Рафаэль Латыйповлар  концерты барганда, мәктәпнең спорт мәйданчыгында төрле ярышлар, халкыбызның милли уеннары оештырылды. Сәхнәдәге артистларга кушылып тамашачы үзе дә биеде, кушылып җырлады. Чын бәйрәм менә шулай буладыр да инде ул.

Әлбәттә, шәһәребездә үткәрелүче Урам бәйрәме тарих битләрендә һәм халык күңелендә озак сакланыр! Бүгенге бәйрәмгә килгән сабыйлар да еллар узгач, без үскәндә нинди кызыклы бәйрәмнәр уза иде дип сагынып сөйләрләр әле.

Рамис Сафин,
Ульяновск  өлкәсе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*