tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XIII Дөньякүләм «ӘДӘБИ МАРАФОН» башлана!
XIII Дөньякүләм «ӘДӘБИ МАРАФОН» башлана!

XIII Дөньякүләм «ӘДӘБИ МАРАФОН» башлана!

1 октябрь көнне яңа, унөченче әдәби марафон башлана!!!

Яңа марафонның яңа партнеры да бар! Ул – «Китап» радиосы!

XIII Дөньякүләм #әдәбимарафон проектында катнашу өчен:

1. Бәйге-марафонның нигезләмәсе белән җентекләп танышып чыгыгыз һәм андагы таләпләрне тиешенчә үтәгез: http://tat-i.net/tt/adabimarafon-13;
2. Марафонның рәсми төркеме яңалыкларына язылыгыз: https://vk.com/adabimarathon;
3. Телефоныгызга һәм компьютерыгызга татар клавиатурасы урнаштырыгыз (инструкция: http://tat-i.net/tt/node/12);
4. Марафонда катнашуыгызны белдереп «+» тамгасы белән беррәттән татар телендә исем-фамилиягезне, яшегезне, кайсы төбәктән/шәһәрдән/районнан булуыгызны язып катнашырга теләк белдерегез;
5. Әлеге анонс белән үз аккаунтыгызда уртаклашыгыз һәм марафонда катнашырга дусларыгызны, якын кешеләрегезне чакырыгыз.

Иң актив һәм үзе артыннан бик күп дусларын/танышларын иярткән марафончыларга #әдәбиәйдаман дигән лаеклы исеме биреләчәк! Спонсорлар белән актив эш алып барыла башлагач, әлеге марафончыларны шатлыклы хәбәрләр һәм бүләкләр көтәчәк, дип ышандыра оештыручылар.

Һәм, әлбәттә, барлык финалистларны да Казанда зур сәхнәдә бүләкләргә исәп тотыла. Тантанага җиңүчеләрне тәбрикләргә танылган язучылар, шагыйрьләр, драматурглар һәм башка танылган шәхесләр чакырылачак.

tat-i.net

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*