tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сезгә нинди җыр кирәк?
Сезгә нинди җыр кирәк?

Сезгә нинди җыр кирәк?

Бар да өметсез түгел әле: яхшы сәхнә әсәрләре дә җитәрлек икән Казанда “Яңа татар җыры” конкурсының финалы узды. Аның җиңүчеләрен без ноябрь аенда, йомгаклау концертында белә алачакбыз. Башка төрле җыр конкурсларыннан аермалы буларак, монысы башкаручылар арасында түгел, ә авторлар арасында үткәрелә торган бәйге.

Мондый конкурсны уздыруның сәбәбе гади – татар эстрадасына сыйфатлы, мәгънәле җырларның җитмәве генә түгел, ә бөтенләй дә булмавы. Бу мәсьәләне чишүне Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов үз кулына алды. Татарстан җитәкчелеге ярдәме белән, әлбәттә.

Конкурста профессиональләр белән бергә, үзешчәннәрнең дә эшләре кабул ителгән. Гомумән алганда, бәйгегә 350ләп җыр юлланылган. Жюрига исә шуларның 70кә якыны тәкъдим ителгән.

– Безнең эстрадабыз төрле төсләргә дә керә. Ямьсез яклары да күренә, барысы да бар. Бу конкурсның максаты исә профессиональ дәрәҗәдә эстрада әсәрләре иҗат итү һәм аны тамашачыга җиткерү. Бу очраклы гына, килде-китте генә булдырылган проект түгел, – дип шәрехләде жюри әгъзасы, Татарстанның һәм Башкорстанның атказанган артисты Идрис Газиев.

Жюри әгъзасы билгеләп узганча, “Яңа татар җыры”на юлланылган җырлар арасында да баналь текстлы, музыкаль яктан табигый булмаган әсәрләр дә җитәрлек. Хәтта рус җырларына охшаган җырлар да булгалаган.

– Хәзер бит җырларны компьютерда эшләргә бик җайлы. Урыннарын алмаштыралар да, “болванка” диләрме әле, ясап куялар. Җырны тыңлыйсың да, нинди җыр әле бу дип искә төшереп утырасың. Чөнки ул башка җырга охашаш кебек. Үзенчәлекле, оригиналь җырлар кирәк, – ди Идрис Газиев.

Шул ук вакытта, бар да өметсез түгел, араларында яхшы җырлар да бар, ди ул.

– Җырчылар яратып җырлый торган, халык күңеленә кереп калырлык җырлар күп булмас. Әмма берничә җыр булса да, алар бик кыйммәтле. Таланлы җәүһәрләр күп булмый. Бер генә җыр булса да шатланыр идем, – дип өмет баглый Татарстанның халык артисты, композитор Резеда Әхиярова.

Җырларны тыңлаганнан соң ул үзе өчен фаворит җырларны билгеләп куйган.

Бәйгедә балалар өчен дә җырлар юлланылган. Сер түгел, балалар өчен татар җырлары аз гына түгел, ә бөтенләй юк.

 Төрле телләрдәге балалар өчен җыр бәйгеләрендә  жюри буларак катнашам. Бигрәк тә татар һәм башкорт телендә балалар өчен җырлар бик аз. Язган хәлдә дә авторлар бик авыр итеп яза. Балаларның ул җырны башкарырга көче җитми. Балаларның тавыш мөмкинчелекләрен аңламый язучылар да бар. Аларның эчке дөньясы да безнекеннән аерылып тора. Мисалга – патриотик тема. Аларга патриотика нәрсә – курчагы әйбәт икән, аю йоклый икән, шул җитә. Бу бик кечкенә балалар турында сүз бара. Бар ул җырлар, әмма бик аз санлы. Балалар өчен җыр язу өчен алар белән эшләргә, аларны аңларга кирәк. Туган телгә булган мәхәббәт бишек җырларыннан ук күчә. Ә без аларны җырламыйбыз. Музыка аша тел ныграк сеңә, – дип киңәш бирде авторларга Идрис әфәнде.

Профессиональ авторларга һәм җырчыларга тагын бер киңәшен дә җиткерде.

– Ходай, Аллаһ, дин темасына кычыкырып, барабаннар кагып җырламагыз. Бу бит безнең эчке дөньябыз. Бик каты “китереп кысканда” гына без: “Йә, Ходай!” – дип кычкырып җибәрә алабыз. Әмма андый әйберләрне сәхнәдән кычкырырга кирәкмидер. Без бу сүзләрнең тирәнлеген югалтабыз, – ди җырчы.

 Бу бит хәзер модага керде. Үтеп барышлый гына әйтә торган тема түгел. Бик сак кына кагыла торган әйберләр, – дип фикерне йомгаклады Резеда Әхиярова.

Лилия ЛОКМАНОВА

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*