tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ялкынлы яшьлек”нең 850 концерты
“Ялкынлы яшьлек”нең 850 концерты

“Ялкынлы яшьлек”нең 850 концерты

Самар шәһәренең Управленческий бистәсендә урнашкан «Чайка» мәдәният Сараенда «Ялкынлы яшьлек» ансамбле үзенең 850 нче концертын күрсәтте. 

850 нче концерт — шедевр! Ул мәңге истә калачак. Коллективка нарасыйлар аяк басты, ә бу инде алдагы егерме елга талантлар килде дигән сүз: Камил Шакиров, Динар Закиров, Әлмирә Сәитова, Әлфия Сәгдиева, Әмин Сафин.

Сәхнә тәҗрибәсен туплаган Вероника Шәһидуллина, Фәнил Зыятдинов,Әлинә Саниева, Алсу Сабирова, Розалия Хәкимова, Әлфия Сөнгатова — коллектвның алтын генофонды. Ансамблнең йөк атлары.

Ринат Азизов — мэтр. Егет. Сәхнә кояшы. Мин Илнур Алтынбаевны сәхнәгә беренче чыгышыннан бирле күзәтеп киләм. Үсте. Тәҗрибә туплады. Әти булды. Бүген инде «Ялкынлы яшлек»нең Зур әтисе биеклегенә менеп җитте. Әле тагын егерме ел җырларлык дәрте дә, дәрманы да бар. Иң мөһиме — тавышы егетләрчә саклана һәм мәхәббәтле йөрәге йөзенә елмаю өстәп тора. Гомер-гомергә «Ялкынлы яшьлек» үзенең киң кырлылыгы белән өстен булды. Коллектив жанр төрлелеге белән дан тотты һәм шул төрлелек аны данлы итте.

Әгәрдә ансамбльдә халык җырларын һәм профессионал классик компизиторларның әсәрләрен башкаручы юк икән, иҗат коллективы гарип баланы хәтерләтә. Ул киләчәксез. Аллаһыга шөкер, ансамбльгә Искәндәр Сәитов килде. Мин «Туган тел» җәмгыятенең директоры булган чорда, Искәндәрне Сабан туе сәхнәсендә җырлаткан идем. Шөкер, ул милләткә хезмәткә аяк басты һәм гомерле булсын. Моңы да татарча. Көе дә үзебезчә. Теле дә бай. Тавышы да ирләрчә. Бу шәхес 850 нче концертның табышы.

Ансамбльгә 47 яшь. Ә мин аны 30 ел карап барам. Мәңге моңлы. Мәңге сагышлы. Мәңге чибәр. Мәңге сылу — ул Гөлфия Гайнетдинова! Тамашаны алып баруны аңа тапшырып Илгиз Кәлүч зур табыш ясаган. Гөлфиянең сәхнәгә чыгуы. Сәхнәдән кереп китүе — үзе бер музыкаль номер. Гөлфия гомергә зәвык белән киенә белде. Аның сәхнәдә басып торуы да үзенә бер бәйрәм. Ул — гүзәллек һәм сөйкемлелек символы.

Озак-озак еллар сәхнә рәшәсе булып яшә һәм безнең йөрәкләрдә мәхәббәт утын сүндермә.  Без синең иҗатыңа гашыйкбыз.

Илгиз Кәлүч үзенең 80 яшьлегенә тулы канлы, дөрләп торган сәнгать коллективын туплаган. Лаеклы алмаш әзерләде. Ансамбльнең һәр концертын җентекләп карап баручы буларак, шуны әйтә алам. Җырчыларны табу кыен эш. Ләкин дә биючеләрне табу тагын да читенрәк гамәл! Илгиз Кәлүч аларны тапкан һәм үстергән. Чибәр кызлар һәм асыл егетләр килгән. Сәхнәдә очып йөриләр. «Ялкынлы яшьлек» ансамблен баламны яраткандай яратып яшәдем һәм яшим. Самарда туйларга җырчыларны Казаннан ташыйлар. Ә мин малаемны өйләндергәч туена җырчыларны Казанга «Ялкынлы яшьлек»тән алып бардым.

Кунаклар: «Казанның кайсы театрында эшлиләр бу артистлар», – дип аптыраттылар мине. Артистлар алмашынып тора. Табигый хәл. Илгиз Кәлүчкә дә алмаш кирәк. Тиздән аңа 80 бит! Мин ансамбльнең җитәкчесе итеп Ринат Азизовны күрә идем һәм, шөкер, бу көннәрдә аны сайлап куйдылар да. Ә киңәшче булып гүргә кергшнчә Илгиз Кәлүч калсын иде. 

«Ялкынлы яшьлек»не Илгиз Колючев исемендәге җыр, бию, шигърият ансамбле дип йөртәсе килә. Бу минем фикерем генә түгел. Күпләр фикере.

Шамил БАҺАУТДИН, Самара.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*