tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа ел белән, кадерле милләттәшләр
Яңа ел белән, кадерле милләттәшләр

Яңа ел белән, кадерле милләттәшләр

СабировУндүртенче елга рәхмәт –
Яшьнәп яшәдек быел!
Якты булып, имин булып
Кил син, унбишенче ел!

Туган-кардәш-дусларыма
Барып җитсен киңәшем:
Тормыш кадерен белеп яшик!
…Нинди бәхет – мин яшим!

Янәшәмдә күрше дуслар
Мәңгелектән, гомергә
Дусны чәйгә дәшеп яшик:
Нинди бәхет – без бергә!

Җитмеш җиде тел белсәң дә,
Туган телсез – дөнья тар.
Телебезнең кадерен белик!
…Нинди бәхет – мин татар!
Ирек САБИРОВ,

Челябинск өлкәсе

Один комментарий

  1. Ирек Сабиров

    Гөлназ, Яңа ел белән! Рәхмәт, матур иткәнсез.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*