tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа елның көрәш ярышлары календаре
Яңа елның көрәш ярышлары календаре

Яңа елның көрәш ярышлары календаре

Яңа елның көрәш ярышлары календаре билгеле. Инде хәбәр иткәнебезчә, “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган һәм каһарман-шагыйрь Муса Җәлил исемен йөртүче бәйге быел Биектауда узачак. Турнир 14–15 февраль көннәренә билгеләнгән.

Елның беренче зур ярышы Казан циркы бинасында узачак. Биредә Татарстанның иң көчле егетләре “Манзара” премиясе өчен бил алышачак. Келәмгә сумо көрәшчеләре дә чыгар дип көтелә. Рәсми ярышлар календарендагы тәүге бәйге исә Зәйдә булачак. Районның элеккеге җитәкчесе Ринат Фәрдиев истәлегенә ел саен оештырылучы турнир 1–2 февраль көннәренә билгеләнгән.

Әнә шуннан соң батырлар Биектауга – Муса Җәлил бәйгесенә җыела. Татар көрәшенең иң зур турнирында командалар арасында фаворитлар дип Теләче һәм Әлмәт егетләрен атыйлар. Ә менә шәхси беренчелектә кем җиңәсен фаразлау мөмкин түгел. Иң тәҗрибәле белгечләрнең җавабы бер: келәм күрсәтер. Җәлил турнирында алдагы елгы җиңүчеләрнең, беренче көнне үк оттырып, тамашачылар арасына күчеп утыруы – гадәти хәл.

Шулай да, бу турнир тарихына исемнәре кереп калган һәм легендар батырлар сафында йөрүче батырлар бар. Әйтик, Чаллы батыры Айрат Гыйлаев бу бәйгене 12 тапкыр отты һәм әлегә аны куып тотучы күренми. Һәрхәлдә, тиз генә булмаячак андый хәл. Балтач батыры Айдар Хәйретдинов бу ярышта 10 мәртәбә җиңде. Әлмәттән Ильяс Галимов белән Балык Бистәсеннән Илнар Әхмәтҗанов бу ярышта тугыз мәртәбә җиңү яулады. Теләче – Биектау батыры Раил Нургалиев исәбендә сигез җиңү бар. Балтачтан Фидаил Шакиров, Питрәчтән Рафаил Сафиуллин, Түбән Каманың атаклы батыры Данил абый Галиев бу бәйгене алтышар тапкыр отканнар. Гакыйф Борһанов, Илгиз Гайнуллин, Айдар Нәҗметдинов, Ранил Габдрахманов, Илдар Аббасов һәм Сергей Павлик исәбендә бишәр җиңү бар.

Былтыргы ярышта исә чемпион исемен Әлмәттән Тимур Милютин, Актаныштан Искәндәр Мортазин һәм Илнар Галимов, Зәйдән Рөстәм Сәлахов, Теләчедән Артур Зөлкәрнәев, Ренас Кәлимуллин (Җәлил турнирында икесенең дә дүртәр җиңүе бар) һәм Муса Галләмов, Кукмарадан Раил Сәлахетдинов, Чистайдан Айнур Сыртаев, Түбән Камадан Марат Мөхәммәтҗанов яулады.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*