tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Яңа татар пьесасы» бәйгесе нигә кирәк?
«Яңа татар пьесасы» бәйгесе нигә кирәк?

«Яңа татар пьесасы» бәйгесе нигә кирәк?

Камал театрының «Сишәмбе көн кич белән» проектында катнашыр өчен быел янә ике дистәдән артык драматург үзара көч сынаша. Әлегә алар уку этабын үтеп, укытучылары алдында раслаган темаларга пьеса язарга кереште. Драматургларны кемнәр укыта? Каләм әһелләрен нинди темалар борчый? Әлеге бәйгедә катнашу өчен, нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк? Әнә шул сорауларга җавап табарга тырыштык.

«Яңа татар пьесасы» бәйгесе нигә кирәк? Бу сорауга Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев җавап бирде:

– 2000 нче еллар башында татар милли драматургиясе торгынлык чоры кичерде – театр өчен берничә автор язса, аларның да күбесе инде өлкән яшьтәгеләр булып, башлап язучы авторлар бөтенләй юк диярлек, язганнарына да сәхнәгә менү гаять авыр иде. Вазгыятьне үзгәртү өчен, без «Яңа татар пьесасы» бәйгесен башлап җибәрдек. Ә өч ел элек традицион бәйге урынына яшь авторлар өчен белем бирү модуле оештырдык. Атна дәвамында Россиянең һәм Татарстанның танылган драматурглары пьесалар иҗат итү тәҗрибәсе белән уртаклашты, ә аннары тагын берничә ай дәвамында онлайн-консультация режимында яшь драматургларга әсәрләрен язарга ярдәм иттеләр. Уналты катнашучының җидесе лабораториянең «читка»лар рәвешендә оештырылган финалына барып җитте. Җиде яңа пьесадан өчесе Камал театры сәхнәсендә куелу өчен сайлап алынды. Шулай итеп, Камал театрының яңа проекты – «Сишәмбе көн кич белән» туды, ә өч яңа пьеса (С.Гаффарованың «Парковка», Э.Гыйззәтованың «Ишекләр» һәм Г.Сәгыйтованың «Томан») өч өлештән торган зур спектакльнең нигезен тәшкил иттеләр. Нәтиҗә безне рухландырды. Без киләчәктә дә яшь авторларны куярга әзер.

Быел 18 яшь драматург 1 ноябрьгә кадәр үз синопсислары (әсәрнең якынча планы) буенча оригиналь пьесалар язарга тиеш. Ахырдан алар арасыннан иң яхшылары «читка» рәвешендә тәкъдим ителәчәк һәм «Сишәмбе көн кич белән» проекты кысасында куелачак. Иҗатчыларга дәресләрне танылган драматурглар Олжас Жанайдаров, Юлия Тупикина, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов, язучы Ркаил Зәйдулла үткәргән. Нияз Игъламов әйтүенчә, нәтиҗәдә фантастик әсәр, дини һәм социаль темаларга кагылышлы әсәрләр туарга мөмкин:

– Быел 18 кеше әлеге лабораториядә катнашырга теләк белдерде. 15 августка кадәр алар өчен укулар оештырылды. Исегездә булса, өч ел элек 14 кеше катнашкан иде, шуннан Камал театрына кую өчен 3 пьеса сайлап алынды. Быел да темалар бик төрле. Чөнки яшь аермасы да төрле. Кемгәдер – 18 яшь, кемгәдер инде – 40. Ә 20 еллык аерма үзенекен итә. Кемдер тормыш тәҗрибәсенә таяна, кемдер – хис-кичерешләренә. Дин турында язучылар да, социаль темаларны алучылар да бар. Фантастик жанр үсә, анысы да сөенечле. Темада чикләүләр юк.

Нияз Игъламов әйтүенчә, «Яңа татар пьесасы» зур миссия үти. Бу җәһәттән, Камал театры драматурглар бәйгесен беренче булып башлап җибәрде. Башка республикалар да әлеге үрнәктә уңышлы эшләп килә.

– Көндәшлек чорын үттек инде без. Татар театрлары үзара ярышмый. Тел һәм башка проблемаларны хәл итәсебез, сакланып каласыбыз бар. Төрки халыкларның һәрберсендә шул ук проблема. Әйтик, Тыва, Хакасия театрлары шушындый ук лабораторияләр үткәрә, Казахстан уңышлы гына эшләп килә. Сүз уңаеннан, Олжас Жанайдаров пьесаларында бик зур проблемалар күтәрә һәм баштагы мәлләрдә аны Казахстанда бер генә театр да кабул итми. Аңа: «Нишләп син безнең халыкны ямьсез итеп сурәтлисең, бездә мондый проблемалар юк», – дип әйтәләр. Хәзер ул – иң уңышлы драматургларның берсе. Бездә дә проблемаларга күз йому бар. Ә бит театр бу җәһәттән көчле рупор була ала, – ди Нияз Игъламов.

Драматург Олжас Жанайдаров Татарстан тамашачысы өчен яңа исем түгел. Аның әсәре буенча Әлмәт театры «Кибет» дигән спектакль куйды. Әлеге әсәрдә сүз коллыкка төшкән хатын-кызлар турында бара.

Лабораториянең беренчесендә Энҗе Гыйззәтова катнашкан иде. Аның әйтүенчә, мондый лабораторияләр татар драматургиясен яңа дәрәҗәгә күтәрә:

– Әлеге лаборатория – иҗат белән кызыксынган, киләчәген театр белән бәйләргә теләгән кешеләргә шулкадәр зур байлык. Анда теория бирелә, димәк синең иҗатыңның тотрыклы нигезе була дигән сүз. Әлбәттә, теория практика белән үрелеп бара. Баштарак мин яза беләм, әллә ни яңалык булмастыр, дип уйлыйсың. Ә укый-укый, бик күп нечкәлекләрне белмәгәнең ачыклана. Без үз темаларыбыз белән киләбез, педагоглар аның яңа якларын ачалар, бүгенге көн проблемаларына бәйлиләр.

Яшь драматурглар иҗат иткән пьесалар 1 ноябрьдә Камал театрына җибәрелә, декабрьдә алар тамашачыга укыла, ә иң яхшылары Камал сәхнәсендә куелачак.

Гөлинә Гыймадова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*