enrutat
Баш бит / Яшел Үзәндә Шакирҗан Таһирига багышланган фәнни-гамәли конференция узды
Яшел Үзәндә Шакирҗан Таһирига багышланган фәнни-гамәли конференция узды

Яшел Үзәндә Шакирҗан Таһирига багышланган фәнни-гамәли конференция узды

Һәр  төбәк  үзенең  тарихта  эзен  калдырган  шәхесләре  белән  горурлана. Даһилар  аша  аларның  туган  төбәкләре  дә  дөньяга  таныла.  Шулар  арасында  Яшел  Үзән  районы  Олы  Ачасыр  авылыннан  Шакирҗан  Таһири  да  бар.

Аның  турында  күбрәк  мәгълүмат  туплау  һәм  иҗаты  белән  киңрәк  танышу  максатыннан  чыгып,  Олы  Ачасыр  авылында  мәгърифәтчегә  багышланган  зона  дәрәҗәсендә  фәнни – гамәли  конференция  узды. Бер  яктан  бу  укучыларда  горурлык  хисен  тәрбияләсә, икенче  яктан  халкыбызның  мәгърифәтчеләре  турында  мәгълүмат  тупларга  ярдәм  итте.

“Әлифба ул – туган  телнең  Коръәне», — ди Г. Гыйльманов. Һәркемнең  дә  белем  дөньясына  тәүге  адымы  әлифбадан  башлана. Ана  телебезнең  рухи  хәзинәсенә  ул  шушы  китап  аша  төшенә. Бу  китап  һәр  кешенең  күңелендә  якты  хатирә  булып  саклана  бирә.

Авылыбызның  горурлыгы  булган  мәгърифәтче  Ш.Таһири  беренче  рәсемле  әлифбага  нигез  сала. 1914  нче  елда, фонетика  нигезендә, рәсемле  әлифба  бастырып  чыгара. Шушы  әлифбаны  өйрәнү  турында  ул “Мифтахө бадъэ  әл- тәгълим” не  татар  методик  әдәбиятының  беренче  карлыгачы  дип  атарга  мөмкин.

Ш.Таһири  әлифба  авторы  булу  белән  беррәттән, матур  язу  сәнгатенә  юл  сала.  Кешеләр  борын – борыннан  матур  хәрефләр  белән  язу  турында  хыялганнар. Шакирҗан  ага, үз  чиратында, матур  язу  күнекмәләрен  үзләштерүне  максат  итеп  куя. 1882  нче  елда  Петербургның  сәнгать  академиясендә  имтихан  тота  һәм  “Каллиграфия  укытучысы”  дигән  диплом  ала. Аңлашылмаган, буталчык  язуны  үз  эшенә  җавапсыз  каравы  дип  санаган. Шулай  итеп, Ш.Таһири  “тиз  һәм  матур  язу”  ысулын  эшкәртә  һәм  аның  дәресләрдә  каллиграфия  өлкәсендәге  эшчәнлеге  бүген  дә  үз  көчендә  кала  килә. Моны  истә  тотып, конференциядә  аерым  номинация  булып, “ матур  язу  серләре»  дигән  секция  эшләп  килде. Араларында  бик  тә  матур  язу  сәләтенә  ия  булган  укучылар  да  бар  иде. Алар  махсус  грамоталар  белән  бүләкләнделәр. Язу – үзе  бер  сәнгать.

Бу  конференциянең  әһәмиятле  булуын  Бөтендөнья  татар  конгрессының  Яшел  Үзән  бүлекчәсе  җитәкчесе  Мирхайдарова  Әлфия  Хәбир  кызы  билгеләп  үтте.

Мәктәпнең  элеккеге  директоры Максумов  Марс  Малик  улы  Шакирҗан  Таһирига  багышланган  музейны  ничек  оештырулары  турында  сөйләде.

Бу  конференциядә  “Ак  калфак”  оешмасының  Яшел  Үзән  бүлекчәсе  җитәкчесе  Саттарова  Гөлинә  Рөстәм  кызы  да  катнашты.  Чараның  тәрбияви  әһәмиятенә  зур  бәя  бирде, шулай ук уку-укыту  йортынында гореф-гадәтләрне, йолаларны кайтару һәм саклау  өстендә зур эш башкарылуына тукталды.

Фәнни-гамәли конференциядә Яшел Үзән шәһәре һәм район авыл мәктәпләреннән 33 укучы катнашты. Аларга үз эшләрен күрсәтү өчен 4 юнәлештә темалар әзерләнгән иде. Практик яктан иң әһәмиятлесе мөгаен “Каллиграфия-матур язу” секциясе булгандыр. 12 укучы үзләренең матур язу үрнәкләрен текст белән эшләү барышында күрсәтә алды. Биредә Норлат урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Садиков Салаватка тиңнәр табылмады. Ул җиңүче булды. Башка юнәлешләрдә җиңүчеләр рәтендә шулай ук Акъегет, Түбән Урысбага мәктәпләре булды.

Халкыбызны  мәгърифәтле  итүдә  зур өлеш  керткән  якташыбыз  белән  горурланабыз. Ш.Таһири  үзенең  хезмәтләре  белән  бик  күп  алдынгы  карашлы  кешеләргә  гыйлем  баскычларына  юл  күрсәткән. Милләтебезнең  аң – белемгә  сусаган  чорында  якташыбыз  халыкка  гыйлем  таратуда  үрнәк  шәхес  булып  торган. Аның  мәгърифәт  нуры  яктылыгында  дәвамчылары  да  барлыкка килгән. Хезмәтләре  татар  дөньясындагы  милли – мәгариф  үсешендә  даими  башлангыч  дип  саналган. Рәссам, мәгърифәтче  Таһириның  безнең  якташыбыз   булуы, аеруча,  күңелләрне  сөендерә. 2015  нче  елда  авылыбызда  тантаналы   рәвештә  мемориаль   такта  куелды, аның  гыйльми  эшчәнлегенә  конференцияләр  уза. Туган  якның  атаклы  кешеләре  арасында  ул  иң   зур  урынны  алып  торучы  шәхес. Бу  данлыклы  шәхесләр  онытылмасын  иде!

Гөлнур Абзалина, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*