tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Югары сыйфатлы татар булып яшәр өчен иман һәм татар теле кирәклегенә инандык”
“Югары сыйфатлы татар булып яшәр өчен иман һәм татар теле кирәклегенә инандык”

“Югары сыйфатлы татар булып яшәр өчен иман һәм татар теле кирәклегенә инандык”

Быелга кадәр “Татарча диктант” дигәч, барлык кеше дә, ул нәрсә диеп, гаҗәпләнгән булса, 2019 елда андый сораулар шактый кимеде. Кешеләр аны үзенчә бәйрәмдәй кабул итә башлады. Менә Самар Җәмигъ мәсҗидендә дә октябрьнең 19 нда матур итеп киенгән зыялы татар хатыннары җыелды.

Үзебез татарча аралашып, туган телебездә фикер йөртү генә дә күңелләребезне күтәреп җибәрде. Яшь инде шактый мәктәптә диктант язган чактан узган булса да, үзебезне сынарга булдык.

Диктант Газиз Мөхәммәтшинның “Саумысыз, аккошлар” исемле хикәясеннән алынды.

Егермедән артык ханымнар бөтен тырышлыкларын күрсәтеп, матур итеп каләм тибрәттеләр. Диктанттан соң чәйләр эчеп, һәммәбез мәктәп елларын искә төшереп сөйләшеп, күңелле ял иттек.

Татарча диктант язу безләрне тагын да ныграк берләштерде. Милли рухыбызны яңартты. Иң мөһиме – вазыйфаларыбызны исебезгә төшерде. Югары сыйфатлы татар булып яшәр өчен Иман һәм татар теле кирәклегенә инандык.

Наилә Хөсәенова

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*