tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Юниор чемпион Камилә Вәлиева бозга олылар белән бергә чыгачак
Юниор чемпион Камилә Вәлиева бозга олылар белән бергә чыгачак

Юниор чемпион Камилә Вәлиева бозга олылар белән бергә чыгачак

Бу көннәрдә белгечләр юниорларның программаларын карый. Якташыбыз Камилә Вәлиева да әлегә юниорлар командасында. Әмма Вәлиеваның осталыгын һәм әзерлеген күз уңында тотып, аны бозга олылар белән бергә чыгармакчылар. Әлеге вариант бары тик Камилә Вәлиева өчен генә карала һәм ул дөрес булыр дип уйлыйм, дигән Россиянең Фигуралы шуу федерациясе президенты Александр Горшков. Контроль чыгышлар 12-13 сентябрьдә Мәскәүдә оештырыла.

Казан кызы Камилә 2020 елда юниорлар арасында дөнья чемпионы булды. Ул Алинә Заһитова белән Этери Тутберидзе группасында шөгыльләнә. 14 яшьлек Камиләгә бик күпләр Олимпиада җиңүчесе булыр дигән өмет баглый.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*