enrutat
Баш бит / Үзбәкстанның ун мәшһүр татары
Үзбәкстанның ун мәшһүр татары

Үзбәкстанның ун мәшһүр татары

Татарларның тарихи ватаны Татарстан булса да, халыкның миллион ярымы гына татар мәмләкәтендә яши. Татарлар дөнья буйлап чәчелгән, шулай да татарлыкларын югалтмаганнар, тарихка кереп калганнар. Игътибарыгызга Үзбәкстанның ун мәшһүр татарын тәкъдим итәбез.

Зәйнәб Садриева (1914-1991) — Үзбәкстанның халык артисты. Хәмзә исемендәге театр яшьтән үк аңа якын була, сәхнәгә үзбәк хатыны образын чыгара. Үзбәкләрнең көнкүрешен, телен, милли характерын белүе образларын тирән һәм халыкчан итә.

Зәйнәб Садриева — үз тормышын һәм талантын үзбәк мәдәниятенә багышлаган татар хатыны.

Үзбәк драматургиясенең сәхнә формалары, барлыкка килүе хатын-кызларны сәхнәгә китерә алмый. 20нче елларда Ташкентның җәдид традициясе дә, революция дөньясы да шундый кискен эмансипациягә сәләтле булмый. Шуңа күрә нәкъ менә татар актрисалары беренчеләрдән булып үзбәк театры сәхнәсенә чыга һәм хатын-кыз рольләрен башкару канунына нигез сала.

Зәйнәб Садриева 1914 елда Әстерханда Казан татарлары гаиләсендә туа. Әмма Әстерханда аның иртә балачагы гына узган. 1920 елда әтисе Садридин гаиләсен Ташкент янындагы Каунчи шәһәренә алып килә, анда шикәр заводында эшли башлый. Кечкенәдән ул үзбәк телен үзләштерә, үзбәк икенче туган теленә әйләнә һәм аның киләчәк сәхнә тормышын билгели. Гарәп графикасында, аннары латинча укый, рус телен дә үзләштерә.

Зәйнәб Садриева үзенең беренче театр тәҗрибәсен күп санлы сәхнәләрдә, шәһәр һәм кышлак мәйданнарында күчмә театр актрисасы буларак ала. Уйнаган беренче спектакленең исеме дә символик — «Вредители хлопка», аны Ташкентка килгән татар режиссерлары Гомәр Девишев һәм Исхак Илялов куя.

1932 елда Зәйнәб Садриева Хәмзә исемендәге Үзбәк театры труппасына керә. 20нче еллар башында үзбәк сәхнәсендә татар актрисаларына булган ихтыяҗ бетә — үзбәк башкаручыларының беренче буыны формалаша. Әмма тәҗрибәсе һәм халык арасында танылуы аркасында Зәйнәб Садриева театр труппасында үз урынын таба.

Ул күп еллар тәҗрибәле Ташкент режиссерлары Шәриф Каюмов һәм Александр Гинзбург белән дә эшли. Зәйнәб Садриеваның икенче мөһим роле кайсыдыр ягы белән Фармон-бибига охшаш, әмма ул кинематографиядә уйнала. Бу — «Үзбәкфильм» киностудиясенең «Суюнчи» фильмындагы әби (1982, режиссер Мелис Абзалов). Шунысы игътибарга лаек, рус теленә тәрҗемә ителеп фильм бөтенсоюз прокатына «Әби-генерал» исеме белән чыга. Образ көчле һәм җылы, юмор, сарказм һәм олы йөрәкле рух белән сугарылган була.

Бу фильм Зәйнәп Садриеваны Үзбәкстаннан читтә дә таныта. Матбугатта күп рецензияләр чыга, фильм турында Америкада да беләләр: үзбәк киносына багышланган «Verite Magazine» басмасында Зәйнәп Садриеваның роле аеруча билгеләп үтелә.

Ул башка үзбәк фильмнарында да төшә, 1953 елда ук «Бай һәм батрак» картинасында дебют ясый. Зәйнәб Садриеваның үзенең театрында да рольләре була. Аларның төрлелеге һәм катлаулылыгы таң калдыра. Берничәсен генә атап үтү дә җитәдер: Васса Железнова, Кручинина, Любовь Яровая, «Последняя жертва»да — Глафира, «Гроза»да — Феклуша.

Билгеле, Хәмзә, Камил Яшеннең пьесаларында, Абдулла Каххарның «Шелковый Сюзан»ында күпсанлы үзбәк рольләре дә була. Башкорт классигы Мостай Кәримнең Ташкентта Уфаның зур режиссеры Шаура Мортазина тарафыннан куелган «Ай тотылган төндә» драмасында Тәңкәбикәнең тирән роле да бар.

1979 елда ул Үзбәк ССРның Хәмзә исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Зәйнәб Садриева 1991 елның октябрендә үлә, бөек актрисаның кабере Ташкенттагы Чигатай зиратында урнашкан, анда Үзбәкстанның күренекле мәдәният, фән, сәясәт эшлеклеләре җирләнгән.

Митхәт Булатов (1907-2004) — Халыкара архитектура академиясенең мактаулы академигы, Көнчыгыш илләренең халыкара архитектура академиясенең мактаулы академигы, «Интерарх» халыкара биеннале алтын медале иясе (София, 1988 ел), архитектура докторы, аның исеме Халыкара хәйрия фондына бирелгән.

Митхәт Булатов 1907 елның 18 апрелендә Тубылдан ерак түгел урнашкан бер авылда туа. Әтисе — Сәгадетдин Мөхәммәт Булатов — мех эше белән шөгыльләнә һәм авылда староста була, сәүдәгәрнең приказчысы булып хезмәт итә. М.Булатовның әнисе — Мөхибҗамал Авазбаки кызы Бекшенева Тубыл шәһәренең хәлле гаиләсеннән була. Авылда төрки-мәҗүси халык яши — бохаралылар, ясаклы татарлар һәм казаклар. Җәдиди мәктәп эшли, М.Булатов шунда белем ала.

Тубыл, Казан, Ленинградта укый, ә Мәскәүдә булачак тормыш иптәше Вера Андреевна Левина белән таныша һәм 69 ел бергә гомер итәләр.

Чирек гасырга якын ул Ташкентның баш архитекторы була. 1966 елгы җир тетрәүдән соң, М.Булатов җитәкчелегендә шәһәрне торгызу буенча зур эш башкарыла. Борынгы фәлсәфәчеләрнең мирасын өйрәнә, проектлар конкурсларында катнаша һәм зур җиңүләр яулый.

Академик фәнни кадрлар тәрбияләүгә дә күп вакыт бирә, 97 яшькә кадәр яшәгән һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр эшләгән галимнең укучылары әле дә аның проектлары өстендә эшләүне дәвам итәләр.

Тәлгать Нигъмәтуллин(1949-1985) — танылган актер. 1949 елның 5 мартында Кыргызстанның Кызыл-Кыя шәһәрендә туа. Әтисе — татар, ә әнисе — үзбәк. Тәлгатьнең әтисе шахтер була, фаҗигале төстә үлә — Тәлгать ике яшь тә тулып өлгермәгән килеш ятим кала. Гаилә фәкыйрьлектә яши. Тәлгать үсмер чагында ук шикәр заводында, итек остаханәсендә эшли башлый. Җирле мәктәп директоры булып эшләгән әнисенә ике малайны үстерү кыенга туры килә һәм Тәлгатьне балалар йортына урнаштыралар.

Ул үз-үзенә бикләнгән, кеше белән аралашмый торган һәм оялчан булып үсә. Русча бик начар сөйләшә, рус телен шомарту өчен «Война и мир»ның ике томын күчереп яза.

Сәламәтлеге дә начар була, рахит белән авырып ала. Әмма физик күнегүләр белән даими шөгыльләнеп, ул чирле малайдан мәһабәт гәүдәле һәм көчле егеткә әверелә.

Тәлгать Нигъмәтуллин үзенең таланты һәм иҗат итү теләгенең көчле булуы аркасында зур шәхес булып формалаша. Малай чагында ук шигырьләр яза, драма түгәрәгенә йөри, бал биюләре белән шөгыльләнә, аннан җиңел атлетика секциясе белән кызыксына, көрәш белән мавыга. Кинорежиссер булу аның иң зур хыялы була.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Мәскәүгә китә — ВГИКка укырга керергә тели. Әмма ВГИКка Тәлгать Нигъмәтуллинны кабул итмиләр. Беренче уңышсызлыктан соң ук, Тәлгать Мәскәүдән китәргә теләми — Цирк һәм эстрада сәнгате училищесына укырга керә. Цирк училищесында укыганда Тәлгать көрәш белән җитди мавыга. Үзбәкстан чемпионы була, СССР чемпионатында мактаулы алтынчы урынны ала.

Гаҗәеп мәһабәт гәүдәле һәм талантлы була: аны «Мосфильм»да күреп алалар һәм 1967 елда «Баллада о комиссаре» фильмында офицер ролен тәкъдим итәләр.

1968 елда Тәлгать Нигъмәтуллинны ВГИКка Сергей Герасимов һәм Тамара Макарованың актерлык остаханәсенә кабул итәләр. Уку елларында ул тулысынча акценттан арына һәм провинциалдан аристократик манералы көнчыгыш кыяфәтле иргә әверелә. Тәлгать бик матур итеп киенә, Пушкинга ияреп шигырьләр яза.

1971 елда ВГИКны тәмамлап, Тәлгать Ташкентка кайта һәм «Үзбәкфильм» студиясендә эшли башлый. Аның «Седьмая пуля», «Встречи и расставания», «Сказания о Сиявуше» фильмнарында рольләре барлыкка килә.

Тәлгать Нигъмәтуллин дүрт дистәләп картинада төшә. Кинода төшү һәм каратэ дәресләре белән генә чикләнми, шигырьләр, проза яза, фильмнар куя.

Актер Үзбәкстандагы бер сектага эләгә, шул секта аркасында Тәлгать Нигъмәтуллин 1985 елның 11 февралендә тәненә 119 җәрәхәт ясап үтерелә.

Рафаэль Такташ — сәнгать белеме докторы, профессор, Үзбәкстан сәнгатьләре академиясе академигы, күпләгән зур премияләр лауреаты, танылган татар шагыйре Һади Такташның улы. Әтисе үлгәндә, аңа нибары 4 яшь була, шуңа ул аны хәтерләмәгән, шәхси сәбәпләр һәм гаилә сере аркасында булса кирәк, мәшһүр әтисе турында артык сөйләшергә дә яратмаган. Танышлары әтисенең иҗаты турында сүз кузгатса, игътибар белән тыңлаган, әмма бәхәскә һәм әңгәмәгә беркайчан да кушылмаган.

Казаннан ерак Ташкентка Рафаэль Такташ әнисе Гөлчирә Хәмзина белән сугыш елларында килә. Биредә руслар, татарлар, белоруслар, украинлылар күпләп эвакуацияләнә. Фронтның үзеннән яраланган кешеләрне китерәләр, завод-фабрикаларны күчерәләр.

Рафаэль Такташ талантлы күпкырлы шәхес була. Татар һәм рус телләрендә шигырьләр яза, матур итеп рәсем ясый, музыка уен коралларында уйный… З.Туманова, Э.Бабаев, В.Берестов, Георгий Эфрон-Мур (М. Цветаева улы) белән бергә элеккеге князләр бинасында урнашкан шәһәр пионерлар сараена йөри.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Мәскәүгә китә һәм Суриков исемендәге сәнгать институтына укырга керә. Соңыннан тагын дүрт ел Ленинградның сәнгать белеме факультетында белем ала. Ике югары белем белән Ташкентка әйләнеп кайта.

Рафаэль Такташның иҗат багажында рәссамнар, сәнгать әһелләре турында дүрт йөздән артык мәкаләләр, очерклар, язмалар бар. Ватандашы Үзбәкстанның халык рәссамы Чыңгыз Әхмәровның иҗатын өйрәнгән һәм популярлаштырган. «Александр Волков», «Н. В. Кашина (Тормышы һәм иҗаты)», «Михаил Курзин», «Фарух Кагаров», «Үзбәкстанның заманча графикасы», «Сәнгати-критик этюдлар» кебек саллы тикшеренүләрен һәм монографияләрен санасаң, хезмәтләреннән тулы бер китапханә җыярлык икәнлеген аңлыйсың.

Такташ һәрвакытта да «мәңгелек темалар»га, бүгенге көннең талантлары, язучылар турында язган. «Үз иҗатлары турында рәссамнар» дип аталган хезмәте — соңгы эшләренең берсе. Рафаэль Һади улының эпистоляр эшчәнлеге үзе исән вакытта ук республиканың мәдәни җәмәгатьчелеге һәм хөкүмәт тарафыннан югары бәяләнә.

Әскад Мөхтәр (1920-1997) — Үзбәкстанның халык шагыйре. 1920 елның 23 декабрендә Ферганада туа. 11 яшьтә ятим кала, балалар йортында тәрбияләнә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1938 елда Урта Азия дәүләт университетына (хәзерге Үзбәкстанның милли университеты) укырга керә.

Ташкентка күченгәч, 1957-69 елларда Үзбәкстан Язучылар берлегенең секретаре булып эшли, республиканың «Звезда Востока», «Гулистан» кебек үзәк басмаларында баш мөхәррир була.

1938 елдан үзенең иҗатын да матбугатта бастыра башлый. Әскад Мөхтәров үзбәк әдәбиятына хезмәт кешесе темасын кертә: «Сталевар» (1947) поэмасы, «Мои сограждане» (1949) шигырьләр җыентыгы, «Город стали» (1950) очерклар һәм хикәяләр җыентыгы һ.б. Роман-поэмаларында үзбәк хатын-кызларының «уянуы», көрәшчеләр, үзбәк халкының тарихы тасвирлана.

Әскад Мөхтәровның әдәби-тәнкыйть мәкаләләре дә бар. А. С. Пушкин, М. Ю. Лермонтов, М.Горький, В. В. Маяковский, А. А. Блок, Т. Г. Шевченко һ.б. классикларның әсәрләрен үзбәк теленә тәрҗемә итә.

«Чинара» романы өчен Хәмзә исемендәге Республика Дәүләт премиясе ала. Ике орден һәм медальләргә ия була. 1997 елда Ташкентта вафат була.

Галия Измайлова (1923-2010) — прима-балерина. 1923 елның 12 февралендә Томскида татар гаиләсендә туа. Әтисе үлгәннән соң, әнисе белән Ташкентка күченәләр. 1931 елдан Ташкентта яши. 1935-41 елларда Үзбәкстан республика балет мәктәбендә белем ала, соңыннан 1941 елда Ташкенттагы Үзбәк опера һәм балет театры труппасына урнаша. Театр труппасында алдынгы партияләрне башкара.

1958 елда Галия Измайлова Ташкент театр-сәнгать институтының режиссерлык факультетын тәмамлый.

Галия Измайлова чит илләрдә күп тапкырлар гастрольләрдә була. Аны үзбәк халык биюләрен, көнчыгыш илләре (Кытай, Һиндстан) халык биюләрен башкаручы буларак СССРда гына түгел, дөньяның башка кыйтгаларында да яхшы беләләр.

1977 елдан — Галия Измайлова Алишер Навои исемендәге Академик театрның төп балетмейстеры. Үзеннән соң дистәләгән талантлы укучылар әзерләп калдыра, бию сәнгате серләрен өйрәтә.

Күп төрле бүләкләргә лаек була: ике Ленин ордены, «Мактау билгесе» ордены, СССР медальләре, «Мехнат шухрати» (Үзбәкстан) ордены, «Дуслык» (Үзбәкстан) ордены,

«Шухрат» (Үзбәкстан) медале, Сталин премиясе (1950), Хәмзә исемендәге Дәүләт премиясе (1970), Үзбәк ССР халык артисты, СССР халык артисты (1962).

Улы Шерзод һәм оныгы Мария гаиләсе белән бүгенге көндә Ташкентта яшиләр. Галия Измайлова 2010 елның 2 октябрендә дөнья куя.

Гарун Таҗиев (1914-1998 еллар) — зур галим һәм үз тикшеренүләренең даһи популярлаштыручысы, беренче тапкыр янартаулар табигатенең «француз телендә сөйләшә торган» дөньясын ача. Аның инициативасы һәм катнашында 1940 еллар азагыннан 1992 елларга кадәр француз телевидениесе буенча даими рәвештә трансляцияләнгән фәнни-популяр фильмнарның зур циклы оештырыла. Бу фильмнар шулкадәр мавыктыргыч һәм кызыклы була ки, берничә дистә ел дәвамында җир турындагы фәннәр (геология, вулканология һәм тектоника) темасының зур телеаудиториясе барлыкка килә. Аның иң яхшы фильмнарының берсе «Иблис белән очрашу» телевизор экраннарыннан Франциядә генә түгел, дөньяның күп кенә илләрендә миллионлаган тамашачыны җыя.

Гарун Таҗиев башта галим юлын инженер-агроном буларак башлый, аннары геолог һәм тау инженеры буларак дәвам итә. Соңыннан ул кыр тикшеренүләре моделен вулканологиягә дә күчерә, әлеге фәндә чын революция ясый.

Кырык ел дәвамында төрле галимнәр командасы белән бергә эшләү дәверендә Таҗиев «тектоник плитәләр» теориясен нигезли. Янартауларның күп кенә физик һәм химик элементларын, перманент лава күлләрен ачу, су асты вулканнарының атуы һ.б. күп кенә чараларның зур табигый бәла-казаларны булдырмау сәясәтенә нигез сала.

Үз экспедицияләре материаллары буенча Гарун Таҗиев 48 кыска метражлы һәм тулы метражлы фильм иҗат итә, 34 китап, фәнни хезмәт һәм монография яза. Аның «Уттагы кратерлар», «Вулканнар», «Иблис белән очрашу», «Җир калтыраганда», «Күкерт исе», «Су һәм ялкын» һ.б. фәнни-популяр китаплары рус теленә тәрҗемә ителгән.

Заманында Таҗиевнең Франциядә популярлыгын башка танылган океанолог галиме Жак-Ив Кусто һәм ярлылар өчен «Эммаюс» фондын төзегән аббат Пьерның популярлыгы белән генә чагыштырырга булган. Бу өч шәхес бер үк чорда яшәгән һәм эшләгән, күп еллар дәвамында Франциянең иң популяр 50 кешесе исемлегендә йөргәннәр.

Аларның икесе — Жак-Ив Кусто һәм аббат Пьер — французлар булса, Гарун Таҗиевның тамырлары Россиядән — чыгышы белән татар, кнәз нәселеннән була.

Гарун Таҗиев 1914 елның 11 маенда Варшавада (Польшаның бер өлеше ул вакытта патша Россиясе составында була) Россия империясеннән чыккан гаиләдә туа. 1921 елда Таҗиев әнисе белән Бельгиягә эмиграцияләнә, биредә югары белем ала, ә 1936 елда Бельгия гражданлыгына ия була. 1953 елда ул Франциядә урнаша, анда 1971 елда Франция гражданлыгын ала.

Таҗиев 400 елдан артык исәпләнгән татар кнәзе Дашкиннар нәселеннән булган. Күренекле вулканолог Гарун Таҗиев үзенең нәселе турында яхшы белгән. Гомеренең соңгы елларында ул, Үзбәкстанга әтисенең туган ягына барып, туганнары белән очрашкан. Бу сәфәрдән соң күп серияле «Сәмәркандка кайту» телевизион фильмын иҗат иткән.

Җәүдәт Ильясов (1929-1982) — язучы-журналист. Башкорстанның Ярмәкәй районындагы Исламбахты авылында туа. Милләте буенча шулай ук татар. Әдәби әсәрләрне рус телендә яза, публицистик әсәрләрне — башкорт, рус, татар һәм үзбәк телләрендә.

1931 елдан Үзбәкстанда яши. Белорецк шәһәрендәге педагогика училищесын тәмамлый. Көтүче, тракторист, слесарь, пешекче, сызымчы, рәссам-рәсмиләштерүче, клуб һәм китапханә мөдире булып эшли, сәнгати үзешчәнлек белән идарә итә; үзбәк мәктәбендә тел, рәсем, сызым дәресләре алып бара.

1952 елдан — Уфаның «Ленинец» газетасында тәрҗемәче һәм корреспондент, әдәбият һәм сәнгать бүлеге җитәкчесе, «Ташкентская правда», «Комсомолец Узбекистана», «Физкультурник Узбекистана» газеталарында әдәби хезмәткәр, «Звезда Востока» журналында шигърият бүлеге җитәкчесе.

Әсәрләре: «Стрела и солнце» (1954), «Тропа гнева» (1956), «Согдиана» (1959), «Пятнистая смерть» (1964), «Черная вдова» (1966), «Золотой истукан» (1973), «Месть Анахиты» (1984) тарихи повестьлары һәм романнары; «Заклинатель змей» (1979) һәм Омар Хайям турындагы «Башня молчания» (1982) романнары һ.б.

Башкорт, үзбәк, каракалпак, корея, кырым-татар шагыйрьләрен тәрҗемә иткән. Үзенең әсәрләре үзбәк, татар, словак һ.б. телләренә тәрҗемә ителгән. Ильясов китапларының гомуми тиражы 23 миллионнан артып китә.

1982 елның 19 июнендә Ташкентның Комсомол күлендә коенганда фаҗигале рәвештә һәлак була.

Шәүкәт Уразаев (1927-2006) — танылган галим-академик. Башкортстанның Чакмагыш районында туган. 1947 елда Ташкент дәүләт юридик институтын тәмамлый. 1949 елдан Ташкенттагы югары уку йортларында остазлык эше белән шөгыльләнә, профессор дәрәҗәсенә җитә.

1950 елда әлеге уку йортының аспирантурасына керә, 1951 елда кандидатлык диссертациясен яклый. 1963 елда докторлык диссертациясен яклый. Күп еллар Ташкент дәүләт университетының юридик факультетында укыта, 1994-95 елларда Ташкент дәүләт юридик институтында ректор булып эшли.

Галим үзенең Үзбәкстандагы дәүләт төзелешенең теориясе һәм тарихы, илдә алып барылган реформаларның хокукый нигезләре, халыкның хокукый белемен арттыру кебек актуаль проблемалар буенча тикшеренүләре белән халык арасында абруй казана.

Фәнни эшчәнлеге белән беррәттән илнең иҗтимагый тормышында да актив катнаша. 1990-1993 елларда — Үзбәкстан Республикасы Конституция күзәтчелеге комитеты рәисе, 1993-1994 елларда — Үзбәкстан Республикасы Конституция суды рәисе вазыйфаларын башкаручы, Олий Мәҗлеснең кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле, Үзбәкстан Республикасы Олий Мәҗлес депутаты. 1994-2004 елларда Эчке Эшләр министрлыгы академиясе профессоры булып тора.

Академик Ш. Уразаев ике йөздән артык монография, дәреслек һәм уку-укыту әсбаплары, фәнни мәкаләләр авторы да була: В. И. Ленин һәм Төркестанда совет дәүләтчелеге төзелеше (1967), Совет сәясәте системасы (1980). Аның җитәкчелеге астында утызлап кеше кандидатлык һәм докторлык диссертациясе яклый.

Танылган галим илдә юридик фәнне үстерү өлкәсендәге казанышлары өчен Беруни исемендәге Үзбәкстан Дәүләт премиясе белән бүләкләнә, Үзбәкстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе мактаулы исемен ала.

Зиннәт Фәтхуллин (1903-1988) — Үзбәкстанның халык язучысы. Сергач районының Андреевка авылында унөченче бала булып туган. Армиягә Түбән Новгородтан китә һәм Үзбәкстанга эләгә.

Ташкентта педагогика институтын тәмамлый, укытучы булып эшли. Аның беренче «Гунчалар» пьесасын үзбәк драматургиясенә нигез салучы Хәмзә үзе редакцияләгән. Бу пьеса 1960 елга кадәр республиканың барлык театрларында да утыз елдан артык куела. Очерклар һәм хикәяләр дә күп яза. Үз чорының Айни, Лахути, Әхмәт Ерикәй, Мостай Кәрим кебек күп кенә танылган язучылары белән дус була.

«Гунчалар» (Ташкент, 1930 ел), «Синов кунларида» (Ташкент, 1946 ел) пьесаларын, «Сунмас хаёт» повестен (Ташкент, 1951 ел) яза.

Үзбәкстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1960) исеменә лаек була. Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында, шулай ук Бөек Ватан сугышы вакытында «Ватан намусы өчен» газетасының хәрби корреспонденты була. Хәрби орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә.

Улы Галиәсгар Фәтхуллин да иҗади шәхес — кинорежиссер һәм музыкант, Үзбәкстанның атказанган артисты, СССРның Дәүләт премиясе лауреаты, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе.

Алинә Бикмуллина
intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*