tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зәйнең татар гимназиясендә “Үсеш ноктасы” үзәге ачылды
Зәйнең татар гимназиясендә “Үсеш ноктасы” үзәге ачылды

Зәйнең татар гимназиясендә “Үсеш ноктасы” үзәге ачылды

29 сентябрьдә Россия буенча “Үсеш ноктасы” үзәкләре ачылу бөтенроссия марафоны узды.

“Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында агымдагы елның сентябрендә бөтен ил буенча 2951 “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәге ачылды. Шуларның 42се —Татарстанда. Аларда укучылар иң заманча җиһазларда Технология, Информатика, Тормыш иминлеге нигезләре фәннәрен өйрәнә, төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнә.

Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә дә “Үсеш ноктасы” үзәген ачу булды. “Үсеш ноктасы” – федераль, ягъни илкүләм проект. Аның максаты – шәһәр һәм авыл мәктәпләренең техник базалары, заманча мөмкинлекләре аермасын киметү. Чөнки укучылар, кайда яшәүләренә карамастан, бүгенге көн таләпләренә яраклы сыйфатлы белем алырга, киләчәккә тигез мөмкинлекләр белән атларга хокуклы бит. Алдагы берничә елда балаларны укыту, аларга төрле күнекмәләр бирүнең заманча технологияләре башка мәктәпләргә дә үтеп керер дип көтелә.

Гимназиядә җәйге чорда тиешле төзекләндерү эшләре башкарылды. Мәктәптә проект эшчәнлеге, шахмат уеннары үткәрү зонасы булган белем бирү мохите эшләнде, заманча технология, тормыш иминлеге нигезләре, компьютер кабинетлары булдырылды. Балаларны яңа алымнар белән укытачак педагоглар белемнәрен күтәрү өчен махсус курсларда укыганнар.

Үзәкне ачу вакытында мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Миләүшә Вәлиәхмәтова, идарә белгече Лилия Гатина һәм журналистлар әлеге проект кысаларында булдырылган шөгыль бүлмәләрен карап, укучылар белән аралаштылар.

Шул вакытта республиканың барлык мәктәпләре Россия мәгариф министры Сергей Кравцов үткәргән Бөтенроссия марафонына тоташты.

Министр укытучылар һәм укучыларга мөрәҗәгать итеп, без һәр бала, ул кайда гына яшәсә дә, сыйфатлы белем алсын һәм үз талантын үстерсен өчен омтылабыз. “Үсеш ноктасы” үзәкләре мәктәпләрнең визит карточкасына әйләнә, яңа җиһазлар, фирма логотиплары, ремонтланган кабинетлар – болар барысы да балаларны һәм әти- әниләрне җәлеп итә, педагогларны рухландыра, диде.

Николай Шамионов

zainsk-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*