tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зәйтүнә Бирюковага – мактаулы исем
Зәйтүнә Бирюковага – мактаулы исем

Зәйтүнә Бирюковага – мактаулы исем

Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Ульяновск өлкәсенең Радищево районы эшмәкәре Зәйтүнә Бирюковага дәүләт бүләген тапшырды.

7 октябрьдә башкалабыз Мәскәүдә Россиянең “Алтын көз-2020” дип исемләнгән ХХII нче агропромышленность күргәзмәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Радищево районы эшмәкәре Зәйтүнә Бирюкованы “Россия Федерациясенең атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре” дигән мактаулы исем алуы уңаеннан котлады һәм тантаналы рәвештә тиешле билгене тапшырды.

Зәйтүнә Мөталлиб кызы менә 40 елдан артык инде Ульяновск өлкәсенең азык-төлек һәм эшкәртү промышленносте сферасында намуслы хезмәт итә. 2000 елда аның җитәкчелегендә Радищево эшчеләр бистәсендә бушап калган икмәк комбинаты бинасы капиталь ремонтлана, яңа эш урыннары булдырыла. Хәзер анда унҗиде сорттагы икмәк-булка изделиеләре пешерәләр. Икмәк комбинаты тотрыклы рәвештә эшләп, ел саен 20 миллион сумлык югары сыйфатлы продукция җитештерә. Милләттәшебез җитәкчелек иткән производство Радищево, Новоспасское, Иске Кулаткы, Павловка районнары халкын әллә ни кыйбат булмаган, экологик яктан чиста продукция белән тәэмин итә.

2016 елда Зәйтүнә Бирюкова Ульяновск өлкәсе делегациясе составында мәркәзебез Казанда татар авыллары эшмәкәрләренең V нче Бөтенроссия җыенында катнаша һәм Татарстан Республикасы Президентының Почет грамотасы белән бүләкләнә. Моннан тыш, Зәйтүнә Мөталлиб кызы күпьеллык тырыш, фидакарь хезмәте өчен Радищево район хакимиятенең һәм Ульяновск өлкәсе Губернаторының Рәхмәт хатларына, “Ульяновск өлкәсенең атказанган азык-төлек һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәре” дигән почетлы исемгә лаек була. Ә быелның көзендә Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә, милләттәшебезгә “Россия Федерациясенең атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре” исеме бирелде.

http://emetul73.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*