tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада Айнур Фатыйхов истәлегенә хәйрия концерты әзерлиләр
Уфада Айнур Фатыйхов истәлегенә хәйрия концерты әзерлиләр

Уфада Айнур Фатыйхов истәлегенә хәйрия концерты әзерлиләр

Уфада вакытсыз вафат булган виртуоз баянчы Айнур Фатыйхов истәлегенә хәйрия концерты үткәрәчәкләр. Концерт 2021 елның 22 февралендә була. Бу хакта «Башинформ» агентлыгына җырчы, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин хәбәр иткән.

«Без „Башкортстан“ Дәүләт концерт залын 22 февраль — Айнурның туган көненә броньладык. Бу концертта аның яраткан артистлары, туганнары чыгыш ясаячак. Бу хәйрия концерты булачак, аның әти-әниләренә булышырбыз», — дип сөйләде Ришат Төхвәтуллин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*