tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җәлил-Кормашлар белән бергә җәзалап үтерелгән унберенче каһарман Сәлим Бохаровка Кыргыз-Миякәдә һәйкәл ачылды
Җәлил-Кормашлар белән бергә җәзалап үтерелгән унберенче каһарман Сәлим Бохаровка Кыргыз-Миякәдә  һәйкәл ачылды

Җәлил-Кормашлар белән бергә җәзалап үтерелгән унберенче каһарман Сәлим Бохаровка Кыргыз-Миякәдә һәйкәл ачылды

Тарихка керәчәк мөһим вакыйга: 2019 елның 2 сентябрендә Башкортостанның Миякә районы үзәгендә  Галләнур Бохараев исемендәге паркында Галләнур Мостафа улы Бохараевка бюст куелды.

Күп еллар үткәч кенә Муса Җәлил, Гайнан Кормаш һәм башка каһарман шәхесләр белән бергә гильотинага салынган Сәлим Бохаровның чын исеме Гәлләнур Бохараев икәнлеге билгеле булды.  Аның туган ягында ачылган һәйкәл ташына беренче тапкыр бу исем зур хәрефләр белән язылды.

Билгеле булуынча, 1944 елның  25 августында Берлинда, Плетцензее төрмәсендә фашистлар тоткынлыгында гитлерчы Германиягә каршы корткычлык эше алып барган Гайнан Кормаш, Муса Җәлил һәм тагы 9 татар каһарманы гильотина балтасы астында һәлак булды. Бары тик  1990 елда гына алар тулысынча акланды һәм Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнде. Аларның рәсемнәре Казанның 1 май мәйданында Муса Җәлилгә куелган мәһабәт һәйкәл артындагы мәрмәр диварга уелган.

«Идел-Урал» легионын таркатучы  яшерен  оешмада торучы Кормашчылар/Җәлилчеләр төркемендә кемнәр булган соң?  

Муса Җәлил – билгеле  шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең беренче җаваплы сәркатибе була.

Төркемнең рәсми җитәкчесе Гайнан Кормашев  Мари Иленең Бәрәңге районы укытучысы. Туганнарына «кулак» дигән гаепләү тагылгач, ул үзе туган җиргә – Казахстаның  Актүбә  төбәгенә күчеп китә. Сугышка кадәр 20 яшьлек татар егете монда мәктәп директоры булып эшли.

Татарстанның Спас районында туып үскән Абдулла Алиш – балалар язучысы.

Башкортостанның Ярмәкәй районында туып үскән Гариф Шабаев исә финанс хезмәткәре (хисапчы) була, әсирлектә ул «Идел-Урал» газетасында хәреф җыючы булып эшли.

Пенза егете Әхмәт Симаев шулай ук язучы һәм журналист буларак билгеле. Сугышка алынгач, аңа радист-десантник булырга туры килә. Әсирлектә «Идел-Урал»комитетының радиостудиясендә тәрҗемәчелек итә.

28 яшендә һәлак ителгән Татарстан егете Абдулла Баттал,  абыйсы — атаклы шагыйрь һәм очучы Салих Батталдан үрнәк алып, хәрби хезмәт турында хыялланган. 1937 елда аны армиягә алалар, Казан Кирмәнендә хезмәт иткәч, «Татар-башкорт хәрби мәктәбе» исемле кече командир курсларына җибәрәләр.

Татарстанның Сарман районында туган Зиннәт Хәсәнов совет сәүдә техникумын тәмамлый һәм товаровед вазифасында хезмәт куя. Кызыл Армиядә кече командир курсларын тәмамлап, лейтенант дәрәҗәсендә рота белән идарә итә. Яшерен оешмада элемтәче буларак катнаша.

Казахстанның Кызыл Яр төбәге егете Әхәт Атнашев, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән кыю сугышчы, шулай ук бухгалтер була.

Фоат Булатов Казан коммуналь төзелеш инженерлары институтын (хәзерге КДАТУ — КГАСУ) тәмамлый һәм төзүче-инженер булып эшли.

Ташкентта туган Фоат Сәйфелмөлеков Таҗикстанның сәүдә халык комиссариатында хезмәт куя.

 Унберенчесе кем?

1944 елның 25 августында фашист гильотинасына  салынган  11 нче каһарман Сәлим Бохаровның һәлакәтен элегрәк үтерелгән көрәштәшләре күрә алмаган. Кем булган соң ул?

Галләнур Мостафа улы Бохараев, – шулай ук Сәлим Бохаров исеме астында да билгеле — җәлилчеләрнең берсе, «Идел-Урал» легионы оешмасының әгъзасы. Галләнур Бохараев 1916 елда Башкортстанның Кыргыз-Миякә авылында дөньяга килә. Казанда финанс эшмәкәрләре курсларын тәмамлап, Миякә Дәүләт банкында бухгалтер булып эшли. Сугыш башлангач, Галләнур Даугавпилста Кызыл Армиядә хезмәт итә башлый. Монда ул әсирлеккә эләгә. Әсирлектә Сәлим Бохаров исеме белән йөри. Муса Җәлил һәм Гайнан Курмашев оештырган яшерен оешмага керә, алманнарга каршы пропаганда алып бара. Башка җәлилчеләр белән Галләнур Бохараев 1944 елның 25 августында алманнар тарафыннан иң соңгы булып үтерелә.

2019 елның 2 нче сентябрендә Кыргыз-Миякә авылында Гәлләнур Бохараев исемендәге паркта каһарман якташка һәйкәл ачылды. Бюстның ачылышында Уфадан, Стәрлетамактан һәм башка төбәкләрдән килгән кунаклар, милли зыялылар,  район хакимияте җитәкчелеге,  хәрби комиссариат, Бөтендөнья Татар конгрессының Миякә районы бүлекчәсе вәкилләре катнашты.

Римзил Вәлиев

Сылтама:

Гәлләнур Бохараев һәм башка каһарманнарга багышлап оештырылган  сәфәр турында видеорепортажны “Дөнья” студиясенең 2017 елның апрель аенда татар конгрессы порталында чыккан язмасыннан карагыз. https://tatar-congress.org/ru/yanalyklar/tatary-bashkortostana-pochtili-v-kazani-pamyat-uchastnika-antifashistskogo-podpolya-gallyanura-buharaeva/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*