tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Журналистлар өчен “Динем – Ислам, милләтем – татар” иҗади бәйгегә гаризалар кабул итү озайтыла
Журналистлар өчен “Динем – Ислам, милләтем – татар” иҗади бәйгегә гаризалар кабул итү озайтыла

Журналистлар өчен “Динем – Ислам, милләтем – татар” иҗади бәйгегә гаризалар кабул итү озайтыла

ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте журналистлар өчен «Динем – Ислам, милләтем – татар» иҗади бәйгегә гаризалар кабул итүне озайту хакында хәбәр итә. Шул рәвешле, бәйгедә 2020нче елның 15нче февраленнән 30нчы декабрендә кадәр дөнья күргән булырга тиеш.

Конкурс җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чараларының игътибарын Татарстанда игълан ителгән Туган тел елына, татар телен саклау, үстерү һәм өйрәнү мәсьәләләренә, шулай ук милли үзенчәлекләрне саклауда Исламның роленә җәлеп итү өчен үткәрелә. Шулай итеп, оештыручылар журналистларны татар милләте вәкилләрендә милли үзаң тәрбияләргә, аларны туган телне һәм Ислам кыйммәтләрен өйрәнүгә өндәргә чакыра.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, бирелгән тема кысаларында 4 номинациядә иң яхшы иҗат эшләре ачыкланачак: «Иң яхшы телевизион материал», «Иң яхшы радиорепортаж», «Матбугат чараларында иң яхшы мәкалә», «Иң яхшы интернет-язма». Һәр номинация буенча бер җиңүче һәм призерлар (II, III урыннар) билгеләнәчәк –  аларга дипломнар һәм АКЧАЛАТА БҮЛӘКЛӘР тапшырылачак:

– I урын – 50 000 сум,

– II урын – 40 000 сум,

– III урын – 30 000 сум.

Конкурска татар яки рус телләрендә язылган журналист материаллары кабул ителә. Бер автор берничә номинация буенча катнаша ала.

Конкурста катнашу өчен гаризалар һәм материаллар 2020нче елның 30нчы декабренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Тукай урамы, 38, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте. Бәйгедә җиңүчеләр 2021 елның 28нче февраленә кадәр билгеләнәчәк.

Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 237-59-39.​

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*