tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җырчы Динә Гарипова онлайн-режимда җанатарлары сорауларына җавап бирәчәк
Җырчы Динә Гарипова онлайн-режимда җанатарлары сорауларына җавап бирәчәк

Җырчы Динә Гарипова онлайн-режимда җанатарлары сорауларына җавап бирәчәк

Хәзерге вакытта әти-әнисе янында, туган ягы Яшел Үзәндә кунак итүче җырчы Динә Гарипова иртәгә җанатарлары сорауларына онлайн-режимда җавап бирәчәк.

– Барыбыз да әле генә аяк баскан язга, кояш нурларына карап сокланабыз. Әмма дөнья буйлап йөрүче вирус, чыннан да, кешелек дөньясы өчен бик куркыныч. Бу көлке түгел, күпме кеше һәлак булды. Һәм бу мине кагылмый, дип күкрәк сугып йөрүчеләр ялгыша. Әлеге чир йоктыручылар да. мөгаен. шулай уйлагандыр. Әмма хәл киеренкеләнгәннән – киеренкеләнә бара. Барыгызны да, иминлегегез сагына өйдә калырга чакырам. Мин дә якыннарымның сәламәтлеге турында борчылып, акустик концерт оештыруны гамәлдән чыгарам. Шулай да сезнең белән рәхәтләнеп өйдән торып аралашачакмын,  – ди җырчы җанатарларына мөрәҗәгать итеп.

Динә иртәгә, барча кешене дә 1 апрельдә 18:00тә онлайн эфирга чакыра. Виртуаль очрашу җырчының инстаграмдагы сәхифәсендә – @dinagaripova аккаунтында үткәреләчәк.

– Җырлый алырмын, дип уйламыйм, әмма мин сезнең барлык сорауларыгызга да җавап бирергә вәгъдә итәм, – ди Динә Гарипова.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*