tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зилә Вәлиева: Беренче чиратта, Татарстанның киләчәге өчен тавыш бирәбез
Зилә Вәлиева: Беренче чиратта, Татарстанның киләчәге өчен тавыш бирәбез

Зилә Вәлиева: Беренче чиратта, Татарстанның киләчәге өчен тавыш бирәбез

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева Казанның 56нчы сайлау участогында тавыш бирде. Ул «Татарстан өчен тавыш бирүен» әйтте.

«Без, беренче чиратта, республикабызның киләчәге өчен тавыш бирәбез. Өстәвенә, горурланырлык әйберләребез дә күп. Әмма безгә үсәсе дә үсәсе әле. Республикабыз алга таба да шундый темплар белән үсеш кичерер дигән өмет-хыяллар, һәр кеше нәкъ менә Татарстанда яшәвен тойсын һәм бездә тормыш сыйфатының планкасы югары булуын күрсен өчен тавыш бирәбез», – диде Вәлиева.

Иҗтимагый палата рәисе бары тик аның гаиләсендә генә сайлаучыларның дүрт буыны булуын билгеләп үтте. «Иң өлкәне – әнием, ул 91 яшь белән бара, ә иң кечесе – оныгым, ул икенче курста укый. Татарстан Президенты кандидатурасына килгәндә, барыбызның да фикере уртак. Бүген бөтенебез дә диярлек төрле участокларда вакытыннан алда тавыш бирәчәкбез», – диде ул.

Вәлиева барлык участокларның да әзерләнүен, аларда тавыш бирү өчен тиешле шартлар тудырылуын искәртте. «Бүген – тавыш бирүнең беренче көне, участоклар сайлаучыларны кабул итәргә әзер. Дөрес, бүген участокларда сайлаучылар аз булыр дип уйлаган идек, әмма инде 8дән үк кеше күп. Ягъни мондый формат кирәк һәм уңайлы дигән сүз. Бөтен кешегә бер көнне сайларга димәгән бит», – диде ул.

Сайлауларда 11, 12 һәм 13 сентябрь көннәрендә тавыш бирергә мөмкин. Татарстанда республика Президенты һәм муниципаль депутатлар өчен тавыш бирү, шулай ук РФ Дәүләт Думасына һәм ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар уза.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*